Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:07

БМО Иминлек Шурасы Косово статусы мәсьәләсен карый


БМО Иминлек Шурасы бүген Косово статусы турындагы мәсьәләне яңадан тикшерә башлады. Бу хакта Бишкәктә чыгыш ясаган, Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров "Әлбәттә, Шанхай хезмәттәшлек оешмасын гына түгел , күзәтүчеләрнең составын да искә алсак, бу мәсәләдә бер яклы гына хәрәкәт итү үзен биредә үк күрсәтәчәк" диде. Русия Косовога бәйсезлек бирү резолюсиясен тыю белән яный. Вашингтон Мәскәүне ул өлкә статусы мәсәләсендә хезмәттәшлеккә чакыра. АКШ дәүләт секретаре ярдәмчесе Дэнэл Фрайд, Вашингтон бу мәсәләне чишүдә Русия өчен дә уңайлы булган юлларны эзли, ләкин нәтиҗәдә Косово бәйсез булырга тиеш, дип белдерде.

XS
SM
MD
LG