Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 05:18

Украинада халыкара хәрби диңгез күнегүлэре бара


Украина ярларында, Одесса диңгез порты су биләмәсендә “Диңгез Җиле 2007” дип аталган ике атналык диңгез хәрби күнегүләре башланды. НАТОның “Тынычлык өчен хезмәттәшлек” дип аталган программасы кысаларындагы бу хәрби күнегүләрдә 13 илнең коры җир һәм диңгез хәрбиләре катнаша. Узган ел Кырымда утәчәк шундый күнегүләр, Украинаның НАТОга керүенә каршы булган Русия яклы оешмалар тарафыннан булдырылмый калган иде. Каршылык чаралары уздыруга тыюлар булуга карамастан, Одессадагы хәрби порт бинасы янында Натога каршы пикет узды.

XS
SM
MD
LG