Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондонда 3 террорчы хөкем ителде


Ике ел элек Лондонда террор һөҗүмнәре ясарга тырышучылар эшенә бәйле рәвештә Британиядә барган тикшерүләр нәтиҗәсендә, кулга алынган 3 кеше гаепле дип табылды. Мөхтәр Сәит Ибраһим, Яссин Гомәр, Рәмзи Мөхәммәт үтерү максаты белән килешүдә гәепләнеп, мәхкәмә каршына басты. Шушы ук җинаятьтә катнашкан тагын 3 кешегә хөкем карары әлегә чыгарылмаган. Раслауларга караганда, алар Британия башкаласында 52 кешенең гомерен өзгән терактлардан соң ике атна узгач, 2005 елның июлендә Лондонда тагын берничә шартлату эзерләгән булганнар.Ләкин ул вакытта шартлаткыч җайланма бозылу сәбәпле генә шартлаулар булмый калган.
XS
SM
MD
LG