Accessibility links

АКШ Тарпищевка виза бирмәде


АКШ хакимиятләре Халыкара Олимпия Комитетындагы Русия вәкиле Шамиль Тарпищевка илгә керү визасы бирмәде. Русиянең спорт өлкәсендә эшләүче түрәсе АКШка хатын кызлар арасында теннис беренчелегенең ярымфиналына барырга тиеш. АКШ илчелеге Тарпищевка ни өчен виза бирмәвен аңлатмаган. Тарпищев шулай да виза алып тиздән АКШка китәргә өметләнә. 1990 еллар башында Тарпищев ул чактагы Русия президенты Борис Ельцинның спорт мәсьәләләре киңәшчесе, соңрак Русиянең дәүләт спорт комитеты рәисе булды.
XS
SM
MD
LG