Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан ширкәтләренең халыкка 20 миллион бурычы бар


Республика Хөкүмәте халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне рәсмиләштерү өлкәсендә әледән-әле утырышлар уздырып, оешма-ширкать җитәкчеләрен “камчылап тора”. Шундый утырыш сишәмбе көнне Татарстан Министрлар Кабинетында да, Казан хакимиятендә дә узды. Халыкның күпчелеге акчаны “конвертта”, ягъни рәсми булмаган килеш алу нәтиҗәсендә, салым аз җыела дип борчылу белдерделәр шәһәр хакимияте утырышында. Бүгенге көндә күп кенә шәхси эшмәкәрләр, ширкать җитәкчеләре хезмәт хакын кулга гына бирергә тырыша - рәсми теркәмичә. Бу эш бирүче өчен уңайлы, чөнки ул һәрбер рәсми теркәгән хезмәткәр өчен салым түләргә тиеш була хөкүмәткә. Кайбер хуҗалар исә хезмәт хакын бик түбән итеп күрсәтә, бу шулай ук салымнарны азрак түләү өчен эшләнә. Хәтта өре ширкатьләрдә дә 1 мең генә хезмәт хакы алучылар да бар икән – рәсми документлар буенча. Ләкин соңгы вакытта тикшерүләрдән куркыпмы, соры базарда эшләүче кешеләрнең саны 40 меңгә кимегән. Билгеле, салымнарның шәһәр казнасына кермәве Казан җитәкчелеген борчый. Шул уңайдан Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча шәһәр комиссиясе һәрдаим тикшерүләр уздырып тора. Сишәмбе көнне әлеге комиссиянең әгъзалары һәм Казанда үз хезмәткәрләренә яшәү өчен кирәк булган минимумнан азрак хезмәт хакы түләгән һәм эш хакы буенча бурычлары булган оешма җитәкчеләре утырышка җыелды. Казан җитәкчелеге вәкилләренең сүзләренә караганда, эш тәкъдим итүчеләрнең һәрберсе хезмәткәрләрен рәсми теркәрәгә тиеш. Чөнки рәсми эшләмәү нәтиҗәсендә, халык ипотека нигезендә торак, тауарга кредит ала алмый. Кыскасы, хокуклары бозыла. Ләкин бүгенге авыр эшсезлек заманында халык инде аңа карап тормый, рәсми теркиләрме, юкмы акчасын гына түләсеннәр. Шул ук вакытта халыкны кайгырткан булып сөйләгән шәһәр җитәкчеклеге утырышта хезмәт хакын түли алмаган оешмаларны белгенлеккә төшкән дип ябып куярга дип белдерде. Димәк тагын никадәр эшсез булачак дигән сүз. Бүгенге көндә Казандагы 22 ширкатьнең үз хезмәткәрләренә бурычы бар, ул- 20 миллион сумнан артык. Республикада исә бу саннар азрак. Татарстанда яшәү өчен кирәк булган акча күләме, ягъни минимум - 6 меңне тәшкил итә. Шәһәр хакимияте әйтүенчә, бүгенге көндә уртача хезмәт хакы аннан 2 тапкырга күбрәк, ягъни 11 меңнән артык бу Казанда, ә республика буенча уртача хезмәт хакы 10 мең икән. Билгеле булганча, ТР Президенты Минтимер Шәймиев ТР Дәүләт Советына Юлламасында 2007нче елның азагына республикада хезмәт хакы куллану бюджетыннан азрак булмаска тиеш дигән таләп куйган иде. Әлеге таләп тулысынча үтәлеп җитмәсә дә, ел башыннан бирле түбән хезмәт хакы алучы эшчеләрнең саны 35 меңгә кимегән Казанда. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин әйтүенчә, эшләргә ихтыяры, сәләте булмаган оешмаларны таратырга кирәк. Ул эш тәкъдим итүчеләр һәрдаим канунны бозып килә дип белдерде. Билгеле, халык хакимиятне эш урыны белән тәэмин итә алмагач, халык инде һәр нәрсәгә дә риза. Алар базарда Кавказ халкы кул астында да эшләргә ризалар. Дәүләт статистиканың Казан бүлеге җитәкчесе Наталья Гатауллина:

Кече эшмәкәрлек халыкка эш урыннары булдырырга ярдәм итә. Аерым алганда 40 процент шәхси эшмәкәр үзенә хезмәткәрләр яллый. Аларның 98 проценты үз хезмәткәрләре терки, әмма аларның рәсми хезмәт хаклары 3 мең сумнан артмый

Казан халкыныңы Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне рәсмиләштерү шәһәр комиссиясе “Точмаш” заводы, “Товарищ” инвалидлар берлеге күп кенә төзелеш ширкатьләрендә хезмәт хакы түбән булуын әйтте. Алар рәсми каәгазьләрдә төгәл хезмәт хакларын күрсәтмиләр, акчаны конвертларда алалар һәм моңа нокта куярга кирәк дип белдерде Казан җитәкчелеге. Билгеле, әгәр эшмәкәрләр барлык хезмәткәрләрен рәсмиләштерә башласа, акчасының күп өлеше дәүләткә салымга китәчәк. Шуның нәтиҗәсендә, эш бирүче кабат хезмәткәрләрен кыскартырга мәҗбүр була. Бу инде тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә түгел, ә төшерүгә китерәчәк.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG