Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман яшьләре белән биюле-җырлы егет-кызлар бергә сәяхәт итә алырмы?


Тиздән, 15 июльдән 21 нә кадәр “17нче Татар яшьләре көннәре” кысаларында Идел буе федераль округында беренче тапкыр Мөселман яшьләре фестивале узачак. Бу зур чара Казанда тантаналы төстә ачылып, “Борис Полевой” корабында дәвам итәчәк. Бу көннәрдә “Татар яшьләре көннәренә”, Мөселман яшьләре фестиваленә әзерлек бара. “Борис Полевой” корабында “Татар яшьләре көннәре” бер үткән иде инде, монсы икенчесе була. Бу чараны оештыручы “Идел” яшьләр үзәге әйтүенчә, корабта үткән “Татар яшьләре көннәре”ндә катнашучылар ул көннәрне сагынып сөйләгәннәр, шуңа кабаттан Идел буйлап сәяхәт итәргә булганнар. “Идел” яшьләр үзәге, ул Татарстанның яшьләр эшләре спорт һәм туризм министрлыгы кул асытында эшләүче милли җанлы кешеләр төркеме, әйдаманнары Миләүшә Шәрәпова: - Быел без инде 17 тапкыр “Татар яшьләре көннәре”н үткәрәбез. һәм Мөршидә Фатыйхова: - “Татар яшьләре көннәре” белән беренче Мөселман яшьләре фестивален бергә үткәрү зур җаваплык сорый торган нәрсә. Мөршидә ханым “Идел” яшьләр үзәгенең өлкән белгече. Быел аларга Татар Федераль милли-мәдәни мохтраияты да ярдәмгә килә. Мохтарият Татарстан хөкүмәте белән сөйләшеп 2 миллионга якын акчаны “Татар яшьләре көннәре”нә бүлеп бирүгә ирешәләр. Бу чара масштаблыгы ягыннан киңәя, беренче мөселман яшьләре фестивален дә үз эченә ала. Әлеге чарада катнашучылар: - 500 сум акча түлиячәк! - ди “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Миләүшә Шәрәпова. Калган чыгымнарны республика хөкүмәте каплый. “Татар яшьләре көннәрен” оештыручылар матбугатьтә бу хакта әйтергә кыймасалар да, бер делегат аларга 12 меңгә төшәчәк. Эш бәядә түгел, ә максатта, идеяда икән. Ләкин ике чараның бергә булуы кайбер катнашучыларны, журналистларны уйландырды. Мөселман яшьләре бер почмакта, җыр-биюле егет-кызлар бер якта булмаслар микән дигән сораулар туды. “Идел” яшьләр үзәгенең җавабы түбәндәге булды: - Исемнәре төрле булса да тулаем алсак ул бер чара. Яшьләр бер-берсен аңларлар, дустамә мөнәсәбәттә булыр дип ышанабыз... 15 июльдән 21нә кадәр 147 делегат Казан, Болгар, Самара, Ульян, Алабуга, Чистай шәһәрләрендә кунак булачак. - Рәсәйнең барлык төбәкләренә чакырулар җибәрелде – ди Миләүшә Шәрәпова. Ә ниндиерәк яшьләр килә икән соң монда? Оештыручылар Рүсия төбәкләрендәге милли җанлы алдынгы егет-кызларны чакырдык диләр. Бу чараларда республиканың, Рүсиянең зур җитәкчеләре дә катнашыр дип көтелә. Корабның үзендә атна буе Ислам университеты ректоры Рафик Мөхәммәтшин, Вәлиулла хәзрәт Якуп, җәмәгать эшлеклесе, журналист Римзил Вәли, җыр сәнгатенә үз өлешен керткән Миңгол Галиев, тарихчылар, тел белгечләре яшьләр белән янәшә булачак. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG