Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:40

Районнарны су баса


Башкортстан хөкүмәте утырышы булды. Анда Түбән Кама сусаклагычы белән хәвефсез файдалану мәсъәләләре тикшерелде. Сусаклагыч 1965нче елда төзелә башлаган. Ул 68 метр тирәнлеккә исәпләнеп төзелә башлый, ләкин төзелеп бетмәү сәбәпле, 62 метр су тутыралар. 2003нче елда суның биклеге 63,3 метрга җиткерелгән. Әлеге сусаклагычтан республиканың өч районы зыян күрә. Краснокама, Илеш һәм Дүртөйле районнарының бик күп гектар авыл хуҗалыгы мәйданнары су астында кала. Мәсәлән, Краснокама районында 11 мең гектар җир су астында кала, Илештә өч меңнән артык җир, табигать тыюлыкларын су каплый. Соңгы чорда сусаклагычта суны 68 метрга җиткерү турында сүз бара. Алай булган очракта бу районнарга зур каза яный. Ә инде сусаклагыч зарарланса, аннан күреләчәк зыян күләме бөтенләй коточмалы булуы мөмкин. Утырышта зыян күләме турында документлар әзерләргә, мәхкәмәгә бирергә карар ителде.

XS
SM
MD
LG