Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:11

Швецов Башкортстан Фәннәр Академиясен мәхкамәгә бирде


Узган ял Уфага нигез салучы Михаил Нагойга һәйкәл ачылган иде. Һәйкәл куюны оештыру идарәсе Нагой турында тулы мәгълүмат алу өчен Русия Фәннәр академиясенә мөрәҗәгать иткән булган. Аннан Михаил Нагойның 1586 елда Уфага нигез салуы турында мәгълүматлар килгән. Бу исә Уфага 421 генә яшь дигән сүз. Бу башкорт галимнәренең Уфа Казаннан да өлкәнрәк, аңа 1500 ел дигән мифын юкка чыгара. Шуңа күрә Башкортстан Фәннәр академиясе Русия Фәннәр академиясе җитәкчесе академик Сахаров имзалаган ул документны гамәлдән чыгарган. Һәйкәл куюны оештыру идарәсе башы Николай Швецов моның өчен Башкортстан Фәннәр академиясен мәхкәмәгә бирде.

XS
SM
MD
LG