Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйрак рәсмие АКШны китмәскә чакыра


Гыйрак тышкы эшләр министры Хошияр Зөбари, АКШ гәскәрләрен илдән чыгарган очракта, бу хәл бөтен илне камап алган, киң күләмле ватандашлар сугышына китерәчәк, дип белдерде. Шулай булуга карармастан, АКШ Конгрессында, Америка көчләрен Гыйрактан чыгару яклы булучылар саны арта бара. Хаттә, Буш партиясе булган республиканнар партиясе әгъзәләре дә бу чакыруга кушыла. Ак йорт вәкиле Тони Сноу бу хакта "Гаскәрләрне Гыйрактан сәясәтчә фикер йөртеп кенә, хәрбиләрнең тәкъдимнәрен искә алмый чыгарсак, ул безнең милли иминлек мәнфәгатләренә хезмәт итмәячәк. Андый адым Америка дошманнарына җиңү китерәчәк, һәм безнең иминлек өчен яңа янаулар тудырачак. Без, әлбәттә, моны эшләргә җыенмыйбыз" диде.
XS
SM
MD
LG