Accessibility links

Кайнар хәбәр

Федерация Шурасының Төбәк Сәясәте Комитеты Татарстан белән килешүне хупларга тәкъдим итә


Федерация Шурасының Төбәк Сәясәте Комитеты, Татарстан белән Русия Федерациясе арасындагы вәкәләтләрне бүлешү килешүен хупларга тәкъдим итә. Кичә бу темага комитетта чыгыш ясаган, аның рәисе Рифкать Алтынбаев бу килешү Федерация Шурасында 11 июльдә тикшереләчәк, дип белдерде. Сенатор шулай ук, килешүнең 21 февральдә Федерация шурасында бер мәртәбә инде каралып, кире кагылуына ишарә итеп, бу юлы аны кабул итәр өчен бер нинди юридик киртәләр дә юк, диде. Икенче бер сенатор, Федерация шурасындагы Татарстан вәкиле Әгъзам Гобәйдуллин радиобызга килешүгә кайбер үзгәрешләр кертелсә дә, алар принципиаль түгел, иртәгә, 11 июльдә, ул килешү кабул ителер дип уйлыйм, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG