Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:17

БМО Иминлек Шурасы Косово мәсьәләсен тикшерә


Берләшкән Милләтләр Оешмасы Иминлек Шурасы Косово статусы мәсьәләсен тикшерә. Кытай һәм Русия вәкилләре Көнбатышның бу мәсьәләдә тоткан урыны һәм БМОның Косоводагы махсус вәкиле тәкъдимнәре белән килешмәүләрен белдерде. АКШның БМОдагы вәкиле Залмай Халилзад бу тикшерүләрнең соңгы нәтиҗәсе Косовоның бәйсезлеге булырга тиеш дип саный. "Без Косово мәсьәләсе буенча БМО, шулай ук НАТО вәкиле фикерләрен дә тыңладык. Алар икесе дә Косово мәсьәләсендә кичектермәстән чаралар күрмәсәк, вәзгыять начарланырга мөмкин дип саный. Хәл ителмәгән Косово проблемасы Европа иминлегенә дә җитди янауга әверлергә мөмкин", диде Халилзад.

XS
SM
MD
LG