Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 21:39

Лондон Луговойны Русиянең Британиягә тапшырудан баш тартуы белән килешми


Британия тышкы эшләр министрлыгы, элекке ФСБ хезмәткәре Андрей Луговойны Русиянең Британиягә тапшырудан баш тартуын, кабул итмәслек эш дип белдерә. Британия таләбен кире каккан Генпрокуратура, конституциягә ишарә итеп, анда Русия ватандашларын башка илләргә тапшыру каралмаган, дип белдерә. Мәскәү, Луговойны, Русиядә мәхкәмәгә тартмакчы. Луговойны үзләренә тапшыруны таләп иткән Британия, ФСБның элекке хезмәткәре Александр Литвененконың үлемендә Луговойны гаепле дип саный. Британия ватандашы Литвиненко узган елның ноябрендә Лондонда нурланышлы полоний белән агуланудан вафат булган иде.

XS
SM
MD
LG