Accessibility links

Татарстанда 120 меңләп кеше бик түбән эш хакы алган


Май башына кадәр Татарстанда якынча 120 мең кеше яшәү минимумыннан да түбәнрәк эш хакы алган. Бу сан, бүген, Казанда халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне канунлаштыру комиссиясе утырышында әйтелде. Май аенда Татарстанда эш хакларын яшәү минимумыннан да түбәнрәк түләүче барлыгы 307 ширкәт теркәлгән. Уртача эш хакы ул айда 10 мең 880 сум тәшкил иткән.
XS
SM
MD
LG