Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:49

Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр Иран үтерелгән хәбәрче мәсьәләсен күтәрә


“Чикләрне танымаучы хәбәрчеләр” дип аталган хокук яклаучы оешма, Иранда һаләк булган Канада җурналисты Захра Каземиның һаләк булу сәбәпләрен ачклар өчен, яңа тикшерүләр үткәрелүенә ышанычын белдерде. Чыгышы белән Ираннан булган җурналист 2003 елда Тәһран төрмәсендә вафат булган. Аны кыйнап үтергәннәр дигән фаразлар бар. Бу атнада Иранның Югары мәхкамәсе, Захра Каземиның туганнары аның вафаты хәлләрен тикшерүгә биргәннән соң, яңа карар чыгарырга тиеш.

XS
SM
MD
LG