Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиләбе өлкәсендә тимер юл казасында 9 кеше зыян күргән


Екатеринбурдан ерак түгел, Чиләбе өлкәсендә тимер юл казасы сәбәпле 9 кеше зыян күргән. 3 кеше хастахәнәгә салынган. Калганнарга урында табиб хезмәте күрсәтелгән. Шув Акиш районы янындагы тукталышта Екатеринбур –Приобье поездының 9 вагоны рельстан чыккан, 5 вагон әйләнеп капланган. Казаның сәбәпләре ачыклана.
XS
SM
MD
LG