Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон Луговой аркасында Русия белән мөнәсәбәтләрен үзгәртергә мөмкин


Британия тышкы эшләр министрлыгы, Андрей Луговойны Русия тарафыннан үзләренә тапшырмау белән бәйле рәвештә, Русиягә мөнәсәтен үзгәртергә мөмкин. Британ тикшерүчеләре, Лондонда узган елның ноябрендә вафат булган ФСБның элекке офицеры Александр Литвененконының үлемендә иң төп шикләнелгән кеше дип Луговойны атый. Британиянең “Financial Times” газетасы хәбәренә караганда, тышкы эшләр министрлыгы киләсе атнада Мәскәү белән Лондон мөнәсәбәтләре турындагы хисапны парламентка тәкьдим итәчәк. Бу хисапта Русия белән хезмәттәшлекнең кайбер юнәлешләре туктатылуы турында да тәкьдим булачак дип фаразлана. Александр Литвененконың вафатыннан соң Мәскәү белән Лондон мөнәсәбәтләрендә салкынлык күзәтелә.
XS
SM
MD
LG