Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Норд-Ост” тотыкларын азат итү белән шөгылләнгән штаб җитәкчеләрен җавапка тапту таләп ителә


“Норд-Ост” иҗтимагый оешмасы, Мәскәүнең Дубровкадагы театр үзәгендә тотыкларны азат итү белән шөгылләнгән штаб җитәкчеләрен җинаять җаваплылыгына тартуны таләп итте. Генпрокуратура һәм президент исеменә юлланган гаризаларда, кешеләр үлеменә китергән бу хәлгә карата җинаять эше ачу таләп ителгән. “Норд-Остның” җитәкчесе Татьяна Карпова, моңа кадәр җинаять эше бары тик тотыкларны алу факты белән генә кузгатылган иде, дип билгели. 2002 елның октябрендә Дубровкадагы теракт һәм куәт структураларының тотыкларны азат операциясендә 130 кеше һаләк булган иде.
XS
SM
MD
LG