Accessibility links

Мәскәү мәхкамәсе Мавродига хөкем карарын көчендә калдырды


Мәскәү мәхкамәсе, хөсетлектә гәепләнеп 4 ел ярымга хөкем ителгән, финанс пирамидаларына нигез салучы МММ җитәкчесе Сергей Мавродига чыгарган карарын көчендә калдырды. Адвакатлар бары тик, Мавродига бу елның апрель аенда башкаланың Чертанова мәхкамәсе тарафыннан салынган 10 мең сум штрафны гына гамәлдән чыгара алды. Мавроди, тикшерүләр дәвамында мәхкамә билгеләгән мөддәтне төрмәдә утырып уздырганга күрә, 22 майда иреккә чыгарылган иде. МММ эше буенча ун мең ярым кеше зыян күргән дип исәпләнә. Ләкин белгечләр зыян күрүчеләр саны 10 миллионга якын дип саный.
XS
SM
MD
LG