Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исламабадтагы Кызыл мәчет экстремистлардан азат ителде


Пакыстан иминлек көчләре Исламабадтагы Кызыл мәчетне экстремистлардан азат итте. Бу хакта бүген Пакыстан хәрбиләре вәкиле белдерде. Аның сүзләренә караганда, хәзерге вакытта хәрбиләр мәчет эчендә калуы мөмкин булган граната һәм башка шартлаткычларны эзли. Мәчет тирәсендәге сугышларда бардыгы 50 экстремист үтерелгән. 9 хәрби һаләк булган. Алардан башка, 3 июлдән бирле экстремистлар белән барган бәрелешләрдә тагын 20дән артык кеше һаләк булган.
XS
SM
MD
LG