Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин: Хәзер Русия чын федерациягә әйләнә ала


Татарстан дәүләтчелеген саклап калу тарихында июльнең 11-е аерым урын алыр кебек - башта шактый көчле каршылык күрсәтеп килсә дә, Русиянең Федерация шурасы Казан белән Мәскәү арасында төзелгән яңа килешүне бу юлы хупларга булды. Килешүнең тексты нигездә әллә ни үзгәрмәсә дә, Федерация шурасының җитәкчелеге, элекке җитешсезлекләр анда хәзер юк дип белдерә. Русия парламентының югары пулаты февраль аенда Татарстан белән Русия арасындагы шушы яңа килешүне беренче мәртәбә караганда, аны бары тик 13 кенә сенатор яклаган иде. Чәршәмбедә исә яклау ун мәртәбә зуррак булды - килешүне хуплап 122 тавыш бирелде, ә соңрак әле аларга тагын бер сенатор кушылды, ул яклап тавыш бирсә дә, мониторда каршы дип күрсәтелгән икән. Аңа бу хакта гариза язып, тавышын соңрак өстәү вәгъдәсе бирелде. Гомумән, бу юлы Федерация шурасы Татарстан-Русия килешүен карауга берничә минут кына багышлады. Төбәкләр сәясәте комитеты рәисе, Татарстан җитәкчеләре белән аралары шактый киеренке булган Рәфкать Алтынбаев бу юлы, килешүнең хәзерге тексты элекке җитешсезлекләрдән арындырылган, дип белдерде һәм үзе җитәкләгән комитетның килешүне хупларга тәкъдим итүен әйтте. Фикер алышулар оештырып тормадылар, Төньяк Осетия парламенты вәкиле Валерий Кадохов, президент тәкъдим иткән, Дума раслаган, Федерация шурасының тиешле комитеты уңай бәяләгән бу килешүне тикшереп торасы юк, дип, мәсьәләне тавышка куярга өндәде. Шура утырышында катнашкан Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе, "Азатлык" радиосына, менә хәзер инде Русиянең чын федерация була алуына өмет бар, дип белдерде. Сер түгел, Татарстан җитәкчелеге Мәскәү белән араларны кире килешү нигезенә кайтару өчен зур тырышлык куйды. Алар өчен хәтта килешүнең эчтәлеге түгел, ә аның принцип буларак сакланып калуы мөһимрәк иде, дигән хис тә калды. 1994 елдагысы белән чагыштырганда быелгысының шактый сай эчтәлекле булуына күп кенә белгечләр ишарә итә. Мәгълүмәт сәясәтен үстерү фондында региональ программаларны җитәкләгән Александр Кынев шуларның берсе: "Килешү нигездә символик кенә, чөнки ул Татарстанга бернинди икътисадый вәкаләтләр бирми. Анда паспортка татар телендә өстәмә битләр кертү кебек символик нәрсәләр каралган, ә инде 90-нчы еллардагы кебек кайбер төбәкләрнең килешүләрне үзләренә чит бизнесны кертмәс өчен куллануы кебек нәрсәләр хәзерге килешүдә әлбәттә юк", ди Александр Кынев. Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алай да килешү нигезендә икътисад һәм салымнар өлкәсендә дә ниндидер ташламаларга ирешеп булачак, дип өметләнә. Иң мөһиме, Мәскәү белән яңа килешү төзеп Татарстан янә үзенең калган төбәкләрдән башка төрлерәк булуын, өлкәләр төсле административ берәмлекләрдән аермалы буларак милли дәүләтчелеген сакларга тырышуын күрсәтә. Бу яктан караганда, паспорттагы татар телендәге битләр дә, президентның ике дәүләт телендә сөйләшү таләбе дә символик кына түгел, сәяси казаныш була ала. Әгәр дә Татарстан җитәкчелеге телне һәм дәүләтчелекне саклау эшен эзлекле алып барса, әлбәттә. Казан-Мәскәв килешүе каралганда Федерация шурасы утырышын аның җитәкчесе Сергей Миронов түгел, ә аның урынбасары Александр Тошин алып барды. Алдан ук бу килешүгә кискен каршы чыккан Миронов утырышлар залында янә тәнәфестән соң гына пәйда булды. Элегрәк ул Интерфакс агентлыгына, "Татарстан белән Русия арасындагы килешү юридик яктан чүп булып тора" дип белдергән иде. Фәрит Мөхәммәтшин "Азатлык"ның, бу хакта ни уйлыйсыз, дигән соравына бик кыска бер җавап бирде. Ул "Миронов Русия конституциясен укысын!" дип белдерде. Татарстан бүгенге көндә федераль үзәк белән аерым килешү төзи алган бердәнбер төбәк булып тора. Кәрим Камал
XS
SM
MD
LG