Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски өлкәсенең Тазлар авылы Сабантуенда хатын-кызлар да көрәште


Соңгы елларда милли бәйрәмебез – Сабантуй татарлар тупланып яшәгән төбәкләрнең күбесендә яңарып килә. Озак еллар булмый торганнан соң, Омски өлкәсендә дә Сабантуйлар үткәрелә башланды. Башта ул бер-ничә генә, аеруча милли рух сакланып калган авылларда үткәрелсә, тора-бара башка, инде урыслашып барган авылларга да күчте. Быел милли бәйрәмебез Усть-Ишем районының Ашеван һәм Илчебага, Колосовка районының Кәгәтәу, Тара районының Рәҗәп авылларында, Тевриз район үзәгендә һәм Омскиның үзендә оештырылды. Бу бәйрәмнәр турында “Азатлык” тыңлаучыларына инде җиткергән идек.

Узган ял көне Сабантуй бәйрәме өлкәнең тагын бер авылында - Муромцево районының Тазлар авылында булып узды. Әмма бу бәйрәмне якынча гына “Сабантуй” дип әйтергә мөмкин. Ул асылда Омскидан махсус чакыртып китерелгән “Умырзая” коллективының концертын караудан һәм бергәләп ял итүдән гыйбарәт булды. Дөрес, Сабантуй уеннары бөтенләй булмады, дип әйтеп булмый. Анда чүлмәк вату, йомырка салган кашык кабып йөгерү, су ташу кебек, уеннар булды. Милли көрәш тә оештырылды, бер-ничә кеше бил алышып карады. Әмма көрәшкә нәтиҗә ясалмады, җиңүче дә, Сабантуй батыры да билгеләнмәде. Шунсы да кызык булды, көрәшкә хәтта ике хатын-кыз да чыкты. Аларның көрәше дә кагыйдәләр буенча бармады һәм билгеле ки , җиңүче ханым билгеләнмәде.

Әлеге бәйрәмнең техник яктан да начар тәэмин ителү турында да әйтергә кирәк. Авыл хакимиятнән китертелгән тавыш көчәйткеч җайланма бәйрәм башланганчы ук сафтан чыкты. Башканы күрше авылдан китертергә туры килде. Әмма , яңа көчәйткеч музыкага гына көйләнгән булып чыкты һәм аның аша әйтелгән сүзләр яңгырап, аңлаешсыз булып ишетелделәр. Әлбәттә, бу хәл бәйрәмне һәм концертны алып баручыларга зур авырлыклар тудырды. Санап киткән уңайсызлыкларга карамастан, “Ит юкта, үпкә тансык” дигәндәй, халык бәйрәмнән кәнагать калды. Барсы да оештыручыларга да, концертлары белән бәйрәмне бизәп торган “Умырзая” коллективына да тирән рәхмәтле булуларын белдерделәр.

Сабантуйны оешыручылар турында аерым әйтергә кирәк. Бәйрәм асылда укытучы Бибисара ханым Абдуллинна һәм Тазлар авылы имамы Исмагыйл Әхмәтвалеев тырышлыгы белән оештырылган иде. Бибисара ханым сүзләренчә, оештыру эшләренең күп өлешен үз өстенә алырга тиеш булган мәдәният хезмәткәре – клуб мөдире Татьяна Петрова бәйрәм оештыруда бөтенләй катнашмаган. Ул бары тик бер-ике Сабантуе уенын оештыруда гына ярдәмгә килгән. Авыл хакимиятенең бәйрәм оештыруда берникадәр ярдәме булган: “Умырзая” сәнгаткәрләрен чакыруны җитәкче үз өстенә алган һәм бүләкләр өчен 2000 рубль акча бүлеп биргән. Шушы суммага бүләкләр алынган. Шунсы да игътибарга лаек, бүләкләр Сабантуй уеннары өчен генә тотылмады. Бәйрәм барышында авылның өлкәннәрен, активистларын, эш алдынгыларын, күп балалы гаиләләрне хөрмәтләү булды һәм аларга яулык, тастымал, сөлге кебек, тыйнак булса да бүләкләр тапшырылды.

Сания Мирхалеева, Омски

XS
SM
MD
LG