Accessibility links

Кайнар хәбәр

Питербурда татар егете үлеме cәбәпләре җитди тикшерелергә тиеш


“Эхо Москвы” хәбәр итүенчә, июль башында ук булган вакыйга берничә көн элек кенә билгеле була. “Татарстан” оешмасы президенты Ринат Вәлиев белдерүенчә, Петербур Аграр университетын бетереп диплом алган көнне кичен Дамир Зәйнуллинга скинхед- такырбашлар ташланган. Ә Петербур шәһәре һәм Ленинград өлкәсе эчке эшләр идарәсе мәтбугат хезмәте башлыгы Вячеслав Степченко “ял итеп утырган бер төрем яшьләр һәм Зәйнуллин арасында әйткәләшү, талаш башланган һәм нәтиҗәдә алган тән җәрәхәтләреннән татар егете үлә”, дип белдерә. Милиция бу хәлгә скинхедлар гаепле дигәнне кире кага.

Петербурдагы бу хәл безнең өчен зур фаҗига, дип белдерде Бөтендөнья Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Ринат Вәлиуллин.

Прокуратураның һәм рәсми мәгълүматның үз сүзен вакытында әйтмәве, Русиядәге скинхедлар хәрәкәтенең үсә баруына бер мисал булып тора, диде ул.

“Илдәге скинхедлар хәрәкәтенең күтәрелә баруына тагын бер мисал бу. Моңа кадәр урамда кешенең бит кыяфәтенә карап кына үтергән булсалар, татар егетенең дә моңа килеп кушылуы һәм үтерүчеләрнең 17 кеше булуы, ниндидер аңлашылмаган моментларның берсе булып тора. Прокуратура үзенең ачык сүзен әйтергә тиеш. Мәсьәлә ачыклангач, татар җәмәгатьчелеге үз фикерен әйтер, дип көтәм. Петербурдагы татар җәмәгатьчелеге моны скинхедлар эшләгән дигән белдерү белән чыга. Әмма ни генә булса да бик кызганыч. Демократик дәүләт төзергә җыенган Русиядә шундый хәлләрнең кабатланып торуы, бездәге цивилизациянең алга таба да үсәргә юллары күп икәнне күрсәтеп тора”,- диде Ринат Вәлиуллин.

Галим, тарих фәннәре докторы, сәясәт белгече Дамир Исхаков, бу Петербур вакыйгасының, һичшиксез, милли нигезе бар диде.

“Бу вакыйга татарлар өчен бик куркыныч нәрсә. Беренчедән, Петербур шәһәрендә татарлар җирле халык. Алар Петербурны төзегәндә үк шунда катнашып, анда калучылардан. Һәтта, билгеле булганча, аны төзегәндә 3000 татар шунда үлеп калаган да. Монда шәһәргә нигез салынганнан ук яшәүчеләрнең дәвамчылары бар. Монда бернинди дә читтән килгәннәр проблемсы юк. Монда мигрантлар мәсьәләсе килеп туса, бәлки аңларга да булыр иде. Әмма ул туры килми.

Икенчедән фашистлар тарафыннан эшләнгән булса, бу мөселманнарга каршы чыгу дигән сүз. Русия өчен бик куркыныч нәрсә. Русия халкының ким дигәндә биштән бере мөслеманнар. Татарларга тотыналар икән, димәк, бу җирле фашистлар бөтен мөселманнарга каршы чыгалар дигән сүз. Алынган мәгълүматларга караганда Петербурдагы татар җәмәгатьчелеге үзенең фикерен белдергән. Ә алга таба, минем фикере буенча, бөтен Русия татарлары бу вакыйгага каршы булырга тиешләр. Бу хәлгә үз реакциябезне белдермәсәк, шундый ук хәлләр башка урыннарда да таралырга мөмкин. Бердәм торсак кына мондый әйбер бүтән кабатланмас дип уйлыйм мин. Билгеле, Русиядәге гадәткә күрә җирле хокук саклаучылар бу мәсьәләне яшереп калдырырга тырышачак. Моның һичшиксез милли нигезе бар”,- диде Дамир Исхаков.

Интернеттагы фикер алышу сәхифәсендә, бу бер- ике көндә, Петербурда булган бу хәлгә мөнәсәбәттә кискен, кискен фикерләр языла башлады. Аларның берсенә күберәк белергә теләүчеләр Дамир Зәйнуллинның абыйсы Тимурга да шалтырата ала дип, аның телефоны да куелган. Без аның кесә телефонына шалтырата алдык. Ул: “Бу хәл скинхедлар эше булырга тиеш. Аны үтергәннәр. Бер әйберен дә, акчасын да алмаганнар. Шәһәрнең ул өлешендә аңа үчле булырдай, аны белгән бер кем дә яшәми. Тән җәрәхәтләре дә моңа кадәр такырбашлар башкаларга ясаган яраларга ошап тора”,- диде.

Наил Алан



Бу җинаять турында өстәмә мәгълүмәт: http://damirzainullin.livejournal.com/
XS
SM
MD
LG