Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:53

Татарстан җитәкчелеге “Укртатнафта” акцияләрен кире кайтарыр өчен көрәшә


Рәхәткә тиз ияләшәләр диләр бит. Татарстан соңгы елларда һаман игътибар үзәгендә, бездә бар юнәлештә дә эшләр гөрли, һәр килгән кунак мактый, үрнәк итеп куя үзебезне. Татарстан җитәкчелегенең мин-минлегенә Украинаның “Навтогаз Украины” ширкәте хоҗүм ясады. Берни әйтми, аңлатмый, бу ширкәт, Татарстанның 18% “Укртатнафта” акцияләрен тартып алды. Икътисад белгечләре белдерүенчә, әлеге акцияләр Татарстанга әлләни кирәк тә түгел, күрәсен горурлыкка китереп бәргән. Шуңа да Татарстан җитәкчелеге акцияләрне кире кайтару буенча көрәшәчәк. Әлеге мәсьәләне чишергә ярдәм сорап, Татарстан президенты Минтимер Шәймиев хәтта Русия һәм Украина башлыкларына мөрәҗәгать иткән. Шул уңайдан күптән түгел, Киевта, Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Татарстан акционерлары Украина хокүмәте вәкилләре белән очрашты һәм бу мәсьәләне чишергә тырышты. Казанда узган чираттагы утырышларның берсендә премьер- министр Рөстәм Миңнеханов бу хәлнә карата үз мөнәсәбәтен белдерде.

Без бәхәсләшергә җыенмыйбыз, хәлне цивилизацияле юл белән чишергә тырышачакбыз. Украинада эшләрне мәхкәмә аша яишәргә яраталар, без дә бу эшне мәхкәмәгә тапшырдык, бу гатәти хәл. Украина премьер-министры әйтүе буенча, алар да Татарстан белән элемтәне җайга салырга тели.

Бәхәсләшүнең төп объекты булып Украинаның Клеменчувский заводы тора. Украина өчен ул бер әулия булып тора, чөнки илнең 30 % нефте нәкъ менә шунда эшкәртелә. Шуңа да Украинада бу заводның дәрәҗәсе зур. Татарстан өчен исә бу завод әллә бар әллә юк ди икътисад белгече Әнвәр Маликов.

Бүгенге көндә “Татнефтьнең” нефтне кая куярга икән дигән проблемасы юк. Нефт безнең руспубликадагы эшкәртүче ширкәтләргә дә җитми әле, хәтта Башкортсттанның зур-зур заводларына да җибәрмибез, шуңа күрә Украинаның бу заводы репсублика ширкәте өчен әлләни моһим түгел. Бу заводның бары тик шул уңай ягы гына бар, Советлар заманында ул, Татарстанның югары күкертле нефтен эшкәртү буенча махсус төзелгән. Хәзер “Татнефт” Түбән камада үзе шундый 2 заводлар төзи, аның һәрберсе елга 7 миллион нефть эшкәртә алачак. Елга рспубликада 30 миллион тон кара алтын табыла. Әгәрдә бу заводлар төзелсә, Татарстанда елга 20 тон нефтьне эшкәртә алачаклар. Бу очракта Украинаның әлеге заводы Татарстанга бөтенләй кирәк булмыячак.

Советлар союзы заманында төзелгән Клеменчук заводф бүген инде нык искергән, аны төзекләндерергә, яңартырга кирәк. Украинаның моңа акчасы юк, ә Татнефтькә бу кирәк түгел. Бигрәк тә Украинада шундый сәяси хәлләт барган вакытта бу заводка акча кертү, нәтиҗәсез эш ди икътисад белгечләре. Әгәрдә акцияләр алынган очракта да, Украина ягы аны сатып алырга тиеш, чөнки Татарстанга да акцияләр бушка эләкмәгән. Рөстәм Миңнеханов, акцияләрнең кире кайтарылачагына ышанса да, бу хәлнең ничек тәмамлануын икътисад белгече Әнвәр Маликов болай фаразлады.

Мәсьәлә төрлечә хәл ителә ала. “Татнефть”тән “Укртатнафта”акцияләрен алган очракта, Татарстан ширкәте бернәрсә югалтмый, вклад буларак биргән “Татнефтепром ширкәтен” генә кире үзенә кайтара. Украина ягы үзенең мөлкәте белән кала, төгәлрәк бернәрсәсез кала, нефть анда болайда әз иде, хәзер тагын да әзәя. Украина ширкәтенең хәле бүген яхшылардан түгел, ул елга 16 миллион тона нефть эшкәртә ала, ләкин бүгенге көндә анда бары 6 миллион тон эшкәртелә, һәм бу нефтьнең 70 % Татарстаннан килә торган чи мал иде. Безнең республика белән араны эзеп алар, үзләренә үк начаррак эшлиләр, әлеге завод бөтенләй эшсез кала ала.

Украина белән Татарстан ширкәтләре арасында икътисади каршылыкларга килгәндә икътисад белгечләре үзләре дә аларны бик буталчык ди. Татарстан ширкәтеннәнә акцияләрне алу кем файдасына эшли Украина, әллә Татарстанмы аңлашылмый. Әлегә шунсы билгеле, Татарстан җитәкчелеге, кирәкме, кирәкмиме, “Укртатнафта”ның 18% акциясен кире кайтарыга тели.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG