Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Дәүләт Шурасы бинасына Татарстан туграсы эленәчәк


Пәнҗешәмбе көнне Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларны җыйды. Матбугат очрашуында ярты еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды һәм журналистларны борчыган сорауларга җавап бирелде.

Халкыны торак белән тәэмин итү, дарулар кайтару, уен автоматлары, җирле үзидарәләр һәм башка күп кенә тармаклар турында сүз барды 1 сәгатьлек матбугат очрашуында. Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин беренче булып Дәүләт Шурасы утырышлары, депутатлар эшчәнлеге белән таныштырып узды. Узган ел утырышларның барысы да диярлек җирле үзидарәләрнең эшчәнлеген җандандырып җибәрүгә багышланса, быелгы беренче ярты еллыкта күбрәк Русия һәм чит ил парламентлары арасында килешүләр төзү, тәҗрибәләр уртаклашуга басым ясалган. Казахстан үрнәген өйрәнәбез диде парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул исә Татарстан бәйсез булган Казахстаннан аермалы буларак Федераль канун нигезендә эшләргә тиеш дип белдерде. Чәршәмбе көнне расланган Русия белән Татарстан арасындагы Шартнамә турындагы сорауларга Фәрит Мөхәммәтшин бик теләмичә генә җавап бирде. Ә журналистлар беренче булып нәкъ шул Шартнамә белән кызыксындылар. Әйтергә кирәк, “Азатлык” радиосына Мөхәммәтшин фикерләрен чәршәмбе көнне үк белдерде - Федерация Шурасы утырышыннан соң. Матбугат очрашуында ул Шартанмә турында тулырак мәгълүматны көзгә бирәчәген әйтте. Фәрит Мөхәммәтшин:

Илбашы канунга кул куйгач, мин барысын да аңлатырмын, әмма инде иң авырын уздык.

Фәрит Мөхәммәтшин Русия кануннарның камил булмавын да әйтте. Кайбер маддәләр Конституциягә каршы килә икән. Фәрит Мөхәммәтшин:

Шуңа без Татарстан кануннарын да тәңгәлләштермибез, чөнки шулай ук Конституциягә каршы киләчәк.

Парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин 2009нчы елда Русиядә узачак сайлаулар турында сөйләде. Чөнки яңалыклар шактый көтелә. Халык аерым шәхесләрне сайламаячак, ә фиркаләр исемлеге буенча сайлау була.

Фәрит Мөхәммәтшин сайлаулар көрәш, ләкин ул тыныч, бер-береңә пычрак атмыйча узсын иде дигән теләк белдерде.Шулай ук парламент җитәкчесе кайбер кануннарны уздыру өлкәсендә авырлыклар булды дип әйтте. Аерым алганда уен автоматлары өлкәсендә.Чөнки ул уен автоматларын тотучылар ягыннан шактый басымнар булган.

Татарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин матбугат очрашуында бюрократлык, яки хуҗаларның халыктан ерак торуына да басым ясады. Советлар Берлеге заманында эшчеләр символы булган урак һәм чүкеч Дәүләт Шурасы бинасыннан алынса да депутатлар киләчәктә эшчеләр һәм авыл халкы белән очрашып йөриячәк. Ни дисәң дә сайлаулар җитә. Ә Дәүләт Шурасы бинасына Татарстан туграсы эленәчәк. Ул инде ясалган.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG