Accessibility links

Мәхкамә Березовский эшен карауны яңартачак


Аэрофлот ширкәтенең 200 миллион сум акчасын үзләштерүдә гаепләнгән Борис Березовский эше буенча тыңлаулар 26 июльдә яңадан башланачак. Мәскәүдә мәхкамә Березовский катнашыннан башка узачак. Савельев мәхкамәсе, Березовскийның хөкүмәт билгеләгән адвокаты Александр Дудкинның үтенечен канәгатләндереп, бу эш буенча тупланган материаллар белән танышырга өстәмә вакыт бирде. Березовский, бу мәхкамәне фарс дип атап, үзенең адвокатларына анда катнашуны тыйган, шуның сәбәпле бу мәхкамәдә Березовскийны хөкүмәт билгеләгән адвокат - Дудкин яклаячак.
XS
SM
MD
LG