Accessibility links

Кайнар хәбәр

Британиядә яшәүче диссидент язучы Буковский Русиягә кайта


Британиядә яшәүче язучы Владимир Буковский Лондондагы Русия илчелегенең консул бүлегенә Русия паспорты алыр өчен документларын тапшырган. Азатлык радиосына биргән әңгәмәсендә Буковский, паспортны бер ай эчендә алырга өметләнүен белдерде һәм сентябрь аенда сайлау алды кампаниясендә катнашыр өчен Мәскәүгә барырга җыенуын әйтте. Әлекке совет дисседенты Буковский май аенда демократик оппозициядән Русия президентлыгына нәмзәт буларак күрсәтелгән. Аны хуплаучылар арасында академик Юрий Рыжков, язучы һәм җурналист Виктор Шендерович, адвокат Юрий Шмит, сәясәтче Андрей Пионтковский бар.
XS
SM
MD
LG