Accessibility links

Кайнар хәбәр

Австралия 15 ел инде татарча бии


Без Диләрә Вәлиева белән Австралиядә яшәүче татар кызларының очып-очып биегәнен ДВД-дан карап утырабыз. Аның Шөһрәткә тормышка чыгып бу яшел кыйтгада яши башлавына инде 15 ел. Бу көннәрдә Диләрә Казанда кунакта. Бу юлы ул Казанга кызлары Руфия дә биегән бик үзенчәлекле концерттан язманы да алып кайткан.

“Моннан бер ай элек Австралиянең миграция департаменты оештырды бер концерт. Качак эмигрантлар атнасына багышланган берничә чара да булган иде. Һәм шунда Аделаида да бик зур концерт үтте. У концерт “Күңел җыры” дип аталды. Анда бик күп милләтләр, шулай ук кечкенә генә яңа гына ачылган җәмгыятьләрнең вәкилләре дә катнашты. Мәсьәлән, кайда сугыш бара, аннан килгән качаклар бар. Һуманитар юл Әфганстаннан, Боснидән килгәннәр бар.

Шул концертка безнең җәмгыятьне дә үзебезнең мәдәниятне, биюләрне күрсәтергә чакырдылар. Безнең биюләрне башка фестивальләрдә күргәннәре бар де. Бик яраттылар. Костюмнар да, биюләр дә, кызларыбыз да аларның күңелләренә хуш килгән булган. Һәм шулай итеп безне профессиональ театрда үткән концертка чакырдылар. Безнең анда 4 татар кызы Руфия, Иделбикә, Хафизә, Сөембикә дигән бер татар ансамбле оештырып, ике татар биюен өйрәнгән иде. Алар шуны күрсәтте. Безне бик җылы кабул иттеләр. Бик яраттылар. Безнең биюләр иң яхшы чыгышлардан берсе булды. Кызлар үзлре дә “Шатлык” дигән ансамбль исемен тагын бер кат расладылар”, дип сөйли Диләрә.


Австралия - күп милләтле дәүләт. Башта монда инглизләр килеп яши башлаган. Соңгы 100 ел эчендә дөньяның төрле төбәкләреннән башка бик күп милләт вәкилләре дә бу яшел кыйтганы үз иле иткән. Монда Европа илләре вәкилләрен дә, Урта Азия, Русия, Кытай һәм Африкадан чыкканнарны да күрергә мөмкин, ди Диләрә.

Аларның һәрберсенең үенең җәмгыятьләре, милли үзәкләре бар. Австралия дәүләте аларга милли мәктәпләр ачар өчен, балаларны туган телләренә өйрәтер өчен, гоүмән милли рухны сакларга ярдәм итә. Монда кем генә яшәмәсен, аның күңеле китек булмаска тиеш. Австралиянең сәясәте әнә шундый. Бу “Шатлык" ансамбле оешканга ике генә ел булса да, Австралия татарларының күңелен яуларга өлегергән. Кыларның кемнәре, Русиянең кайбер төбәкләрендә яшәүчеләр өчен, эх бездә дә шундый бию киемәре булса иде, дип сокланырлык.

“Австралиянең үзендә дә татар тегүчеләре бар. Кайбер күлмәкләрне шулардан тектердек. Ә кайбер күлмәкләрне, үзебенең бөтен җәмгыятебезгә дә Шәркый Туркистаннан тектереп алган идек. Бу Кытайның төньяк-көнчыгышы була инде. Андагы татарларның үзләренең тегү салоннары бар.

Иң мөһиме безнең кызлар ул биюләрне Казаннан, Татарстаннан чыккан күпләгән кассеталарны күреп өйрәнделәр, шуларны күреп рухландылар.

Узган елның апрелендә безнең бик зур вакыйга булган иде. Казаннан “Казан” бию ансамбле килде бит. Безнең җәгыять аларны гастрольгә чакырган иде. Без ике концерт, Сабантуй үткәрдек Аделаида шәһәрендә. Аннан соң Сидней һәм Мельбурн шәһәрендә дә алар чыгыш ясады.

Биюләрне театрның зур сәхнәсендә дә күргәч тә алар бик рухланды. Шундый матур биюләрне өйрәнеп, үзебезнең татар милләтебезне таныштырыйк дип тотынган эш бу”.


Австралиядә, Диләрә Вәлиева әйтүенчә, Шәркый Төркестаннан чыккан Сөенгөл Чанышев тырышлыгы белән оештырылган татар-башкорт ассоциациясе 20 елдан да артык инде яшәп килә. Бу оешманы 300-ләп кеше үз иткән.

“Татар утырышлары үткәргәндә, бәйрәм чәйләре үткәргәндә һәрвакыт безнең кызлар милли күлмәкләрен киеп, татар биюләрен күрсәтәләр. Бик яратып бөтенесе карыйлар, чакыралар шул утырышларга. Бу ансамбль беренче ансамблебез генә түгел. Беренче буын мәктәпләрне бетереп хәзер алар университетларда укыйлар. Элек алар биеде.

Безнең татарлар бер 10 ел инде Австралия буенча сәхнәләрдә биеп йөрде. Бөтен милләтләрне җыеп, аларны таныштыр өчен фестивальләр үткәрелә. Шул фестивальләрдә татарларның милли биюлрен күрсәткәненә бер 10-15 ел булды инде. Хәзер ул яшьләр үсеп, университетларда укып җитди эш белән мәшгуль. Ә бу яңа буын мәктәптә укучылардан “Шатлык” ансамбле. Аннан соң кечерәк яңа буын үсә. Аларны да татарча биергә өйрәтә башладык”, диде хәзерге вакытта Австралиядә яшәүче, Казанга ялга кайткан Диләрә Вәлиева.

XS
SM
MD
LG