Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан журналистлары шартнамәнең тискәре нәтиҗәләрен фаразлый башлады


Мактанырга ярата да инде адәм баласы. Искә төшерик әле берничә ай элек Татарстан белән Русия арасындагы шартнамә Федерация шурасы тарафыннан кире кагылдгач, җирле матбугат бу турыда әллә күп сөйләмәде. Кайберләре бөтенләй ләм мин, сер бирмәде. Кемнең җиңеләсе килсен.

Татар күңеле скрипка түгел, уйнамагыз зинһар өчен дип әйтүгә барып җитмәсәк тә, Федерация шурасы, Татарстан җитәкчелегенең нервасын шактый какшатты. Шулай булса да, берничә көн элек Федерация шурасы Республика белән Федераль үзәккә шартнамә төзергә рөхсәт бирде. Әле бернче утырыш вакытында шартнамәгә каршы 98 тавыш каршы булса, икенче утырышта 122 депутат уңай тавыш бирде. Әлеге килешүгә карата мөнәсәбәтнең кискен үзгәрүе, бу нәрсә чынбарлык, әллә чираттагы сәяси уенмы. Татарстанның күп кенә дөрес гәҗитләре шартнамә турында ничек кирәк шулай язсалар, республиканың үткен уй фикер йөрткән журналистлары шарнамәнең тискәре нәтиҗәләре турында фаразлый башлады.

Звезда Поволжья гәҗитендә Рәшит Әхмәтов фикерләренә күз салыйк. Монда ул болай яза. “Шартнамәгә уңай тавыш бирү бу әлбәттә билгеле бер кешенең мәнфагате һәм теләге. Беренче утырышта Русиянең куәтле көчләре аңа каршы чыканнар иде. Соңгы утырышта бу килешүнең кабул ителүе Кремльдә либераллар белән куәтле көчләрнең бер уйга килүләрен күрсәтә. “Гадел Русия” фиркасе җитәкчесе Сергей Миронов шартнамәне юридик яктан “ничтожный” ягъни чүп дисә дә, аның фиркасе әгъзалары да шартнамәгә уңай тавыш бирә. Димәк Татарстанда сайлаулар вакытында “Гадел Русия” үзенең теләгән 15% тавышын җырга мөмкин инде моннан соң. Рәфкат Алтынбаевның исә шартнамәгә уңай нәтиҗә биргәннән соң сайлаулардан соң фирканең беренче урыннарга Татарстан исемлегенә кертеләчәк”ди Рәшит Әхмәтов үз язмасында.

Шартнамәне кабул итү сәяси яктан Татарстанга әлләни зыян китермәсә дә, күп кенә икътисадий югалтулар китерергә момкин. Сүз әлеге дә баягы республика икътисады өчен йөзек кашы саналган “Татарнефть” ширкәте язмышы турында бара.

Рәшит Әхмәтов фикеренчә, тәүлегенә 30 миллион доллар табыш китерә торган “Татнефть”кә Русифя җитәкчелеге битараф карап тора алмый, шуңа да аны “Роснефтнеке” итмәкче була. Татарстан икътисад белгечләре шартнамә өчен Татарстан “Татнефть” сез калырга мөмкин дигән фикер белән сәясәт белгечләре әллә ни килешми. Азатлыкның узган тапшыруларныда моңа карата без сәясәт белгече Рафыйк Мөхәмәтшин фикерен тыңлап узган идек, ул болай дигән иде.

Бүгенге көндә бит, шартнамәгә кул кую бу сәяси мәсьәлә, бәлки бу Русиянең үзенә кирәктер. Татарстанда инде, шартнамәгә кул куеп, аның өчен без “Татнефть”ме, әллә нәрсәләрне бирә-бирә, кул куйдыруны мәсьәләне бер яклы гына чишелә дип саным. Шартнамә төзеп без бит Татарстан өчен ниндидер зур диведентлар кертмибез

Ләкин бу хәл берникадәр вакыт узгач кына гамәлгә кертелә башлыячак. Күптән түгел Алабуга тирәсендзәге утрауда узган нефть саммитын да журналист моның белән бәйли. Әлеге утырышта, кечкенә нефть ширкәтләре турында сөйләнде, алар елга 3 миллиард доллар тирәсе табыш китерә, могаен Татарстанга шушы ширкәтләр генә калыр дип фаразлый Рәшит Әхмәтов.

Язмада журналист Русиянең киләчәк башлыгы турында да фаразлый.

Аның фикеренчә, Путин үзенә көчсез һәм үзе генә әлләни күп эшләр башкара алмаган дәвамчы эзли. Үз урынына генерал Ивановны калдырса, кулга көч төшкәч, ул Путинның үзен читтә калдырырга мөмкин. Шуңа күрә хәзерге ил башлыгына иң кулай дәвамчы – Дмитрий Медведев. Татарстан өчен иң уңайлысы әгәрдә Путин үзе президент булып калса. Күпитән түгел Америка кушма штатлары башлыгы Буш белән Путинның Кеннебанкпортта узган очрашуында бу мәсьәлә дә каралган. Ләкин Америка ягыннан Путин кандидатурасы хупланмаган журналист фикеренчә. Җитмәсә Америкалылар, Русиягә олимпиаданы үзләрендә үткәрергә мөмкинлек бирделәр, болай булгач Русия башлыгы аларга каршы чыга алмый ди Рәшит Әхмәтов.

Менә шулай, Татарстан белән Федераль үзәк арасындагы шартнамә беренче чирата республика өчен бик уңай, бик кирәкле килешү булып күренсә дә, кайбер журналистлар, аның республикага китерә алырлыр тискәре йогынтысын да күрә.

Гадел Галәметдин.

XS
SM
MD
LG