Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан да Русия белән Килешү төзүгә өметләнә


Атнакич көнне Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутатлары үзләренең язгы-җәйге утырышларын тәмамлап озын ялларга китте. Соңгы сессия беткәч, кич белән Дәүләт Җыелышы рәисе Константин Толкачев журналистлар өчен матбугат очрашуы да оештырып алды. Анда мәгълүмат чаралары әһелләренең күп кенә сорауларына җаваплар бирде ул.

Константин Толкачевка бирелгән бер сорау Башкортстан ягулык- энергетика тармагы тирәсендәге шау-шулы хәлләргә кагылышлы иде. Мәгълүм булуынча, Башкортстан Президентының улы Урал Рәхимов карамагындагы нефть эшкәртү ширкәтләре акцияләрен федераль арбитраж мәхкәмә ярдәмендә тартып ала башладылар. Моны арбитраж мәхкәмә Башкортстан ширкәтләренең тиешле салымнарны түләмәве һәм акцияләрне төрле хәйриячелек оешмаларына күчерү белән аңлатты. Бу хәл, әлбәттә инде, республика җитәкчелеген дә пошаманга салган иде. Әлеге хәлгә бәйле журналистларның соравына җавап биреп, Дәүләт Җыелышы рәисе Башкортстан нефть эшкәртү тармагының яңадан дәүләт карамагына тапшырылмавы хәерлерәк булыр иде, дигән теләген әйтте. “Моны булдырмау өчен, республика президенты Мортаза Рәхимов та хәстәрлек күрә”, - дип белдерде Константин Толкачев.



Матбугат очрашуында дикъкатьне җәлеп иткән тагын бер сорау Башкортстанның Русия белән вәкаләтләрне үзара бүлешүе турындагы Килешүне төзүгә бәйле иде. Бу сорауның бирелүе аңлашыла да. Татарстан Республикасы Белән Русия Федерациясе арасындагы Шартнамәгә Русия Федерация Шурасы тарафыннан бирелгән фатыйха Башкортстан җитәкчелеген дә тәгаен адымнарга этәрәчәге шиксез. Бу тәңгәлдә Константин Толкачев эшнең даими баруын әйтте. “Без Татарстаннан бер дә ким түгел һәм Башкортстан да федераль үзәк белән андый Килешүне мотлак төзергә җыена”, - дип белдерде Константин Толкачев.



Башкортстан Дәүләт Җыелышы-Корылтай рәисе Константин Толкачев фикеренчә, Башкортстан да Русия белән Килешү төзиячәк һәм үзара вәкаләтләрне бүлешәчәк.

Башкортстан җитәкчелегенең дә Русия белән яңа Килешү төзергә җыенуына республикадагы танылган галим Илдар Габдрафыйков та үзенең фикерен әйтә. “Бик тә сәер бер вәзгыять килеп туа, - ди Илдар әфәнде. – Башкортстанның Русия Дәүләт Думасындагы депутатлары ике тапкыр Татарстанның Шартнамәсен раслауга каршы тавыш бирде. Ә хәзер алар Башкортстанның Мәскәү

белән Килешүен якларга тиеш була. Мондый каршылыкны үзләре ничек аңлатыр икән алар”.

XS
SM
MD
LG