Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыдагы Гали Акыш мәктәбе күчерелде


1990-2000нче елларда Чаллыда яңа туган балалар саны кискен кимеде. Шуңа бәйле рәвештә балалар бакчаларының кирәге калмады, ул вакыттагы шәһәр хәкимияте шушы бакча биналарын эшмәкәрләргә, коммерсантларга сатты. Милли хәрәкәт активистлары басымы астында берничә балалар бакчасы бинасы татар мәктәпләренә әйләнде. Шуларның 20нче бистәдәгесенә Гали Акыш исеме бирелеп, 1997нче елның октябрь аенда зур тантаналар белән ачылды. Әлеге күңелле вакыйгада Гали абый Акыш үзе дә катнашып, мәҗлеснең үзәгендә булган иде. Менә, 10 елга якын вакыт узганнан соң, җәйге каникулларның нәкь уртасында, Гали Акыш исемен йөрткән мәктәп-лицей башка бинага күчерелде. Чөнки шәһәрдә, мәктәп итеп үзгәртелгән балалар бакчаларын кире кайтара башлаганнар. Җәмәгатьчелек әлеге күренешне төрлечә бәяли. “Чаллы яшьләре” газетасы, мәсәлән, шушындагы 5-6 бистәдәге бердәнбер татар мәктәбе саналган Гали Акыш исемендәге лицей биредә азмы-күпме татар мөхитен булдырган иде. Димәк, биредә татар рухы бетте, дигән фикер язып чыккан иде. Шулай ук мәктәпне күчермәү ягында булуын да белдерде. Акыш мәктәбе директоры Шамил Закиров күченүнең уңай һәм тискәре яклары хакында “Азатлык”ка болай диде:

- Моңарчы булган бина лицей таләпләренә җавап бирми иде. Мәсәлән, актлар залы, спорт залы юк. Уку бүлмәләре аз. Шул ук вакытта әлеге кечкенә бинада укучылар үзләрен тату гаиләдә яшәгән кебек хис иттеләр. Яңа бинага Гали Акыш рухын, милли рухны алып килербез дип уйлыйм. Яңа бинага күчкәч, безнең статус үзгәрде, хәзер без лицей интернатка әйләндек, һәм сәләтле татар балалары белән эшлиячәкбез. Яңа бина мәктәп интернат таләпләренә җавап бирә. Уку һәм йокы корпуслары бар. Уку бүлмәләре бик яхшы. Мәҗлесләр һәм спорт заллары да заманча. Безгә республиканың башка шәһәрләреннән, район авылларыннан килеп уку мөмкинлеге дә бар хәзер.

Гали Акыш исемендәге лицейның яңа бина дигәнебез моннан 30 еллар чамасы элек салынган һәм ул быелга кадәр ятим яки караучысыз калган балалар йорты булып торды. Лицей 500 укучыга исәпләнгән. Быелгы уку елына 100ләп бала җыйсалар, җәмгысы 400дән артык укучы булачак. “Укучыларның күп булуы төп максат түгел, иң мөһиме – белем бирүнең сыйфаты,”- ди лицей директоры Шамил Закиров.

Гафиулла Газиз, Чаллы

XS
SM
MD
LG