Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:14

Омскида милләтара мөнәсәбәтләргә багышланган семинар узды


Шушы көннәрдә Омскида “Милләтара мөнәсәбәтләр оптимальлегенең җирле үзидарә үсешенә йогынтысы” дигән тема буенча Халыкара фәнни семинар булып узды. Әлеге семинар Омски Дәүләт университеты һәм шәһәр хакимияте тарафыннан оештырылган иде. Анда Русиянең һәм Белоруссиянең сәясәт, фәлсәфә, социолигия, тарих фәннәре галимнәре, хакимият вәкилләре бүгенге көндә Русиядә һәм Белорусиядә милләтара мөнәсәбәтләрнең торышы турында чыгышлар ясадылар, фикер алыштылар. Семинарга Омскиның актив эшләүче милли оешмалар җитәкчеләре, иҗтимагый территориаль үзидарә комитетлары рәисләре чакырылган иделәр. Анда Омски татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Гафия Алеева катнашты.

Семинар барышында сүз асылда Мәскәүдә, Белорусиядә, Көнбатыш Себердә, Татарстанда һәм Русиянең башка кайбер төбәкләрендә милләтара мөнәсәбәтләрнең уңай тәҗрибәсе турында булды. Анда хәзерге вакытта Мәскәү, Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрдә рус булмаган милләт вәкилләрен үтерү очраклары турында да сүз кузгатылды. Әмма андый очраклар башка милләтләргә карата түземсезлек яисә күрә алмаучылык аркасында түгел, ә бары тик хулиганлык нәтиҗәсендә генә дип аңлатылды. Июль башында Санкт-Петербургта Дамир Зәйнуллин белән булган фаҗига турында да бернинди дә сүз кузгатылмады.

Милләтара мөнәсәбәтләрдәге уңай тәҗрибәгә килгәндә, анда мисал итеп Татарстан Республикасы китерелдде, Татарстанда милләтара тынычлык хөкем сөрүе, халык тормышының югары дәрәҗәдә булуы ассызыкланды. Бу турыда Русия Президенты киңәшчесе Сергей Самойлов та сөйләп үтте ди,- Гафия Алеева. Сергей Самойлов Татарстанда авылларның чиста, төзек булуына, милли бәйрәмнәрнең югары дәрәҗәдә үтүенә, гомүмән Татарстанда эшләрнең төгәл алып барылуына игътибар иткән.

Семинарда чыгыш ясаучылар казак, белорус һәм башка халыклар арасында булган уңай тәҗрибәгә дә тукталдылар. Төрле милләтләр арасында тынычлык, дуслык хөкем сөрсен өчен беренчедән халыкның социаль халәте югары дәрәҗәдә булырга тиеш, икенчедән балаларга яшьтән үк толерантлык рухында тәрбия бирелергә тиеш дигән фикергә басым ясадылар.

Розалия Сайганова, Омски

XS
SM
MD
LG