Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:11

АКШ Вәкилләр Пулаты Гыйрак сугышына каршы канун өлгесен раслады


АКШ Конгрессының Вәкилләр Пулаты, Гыйрактан гаскәрләрнең күпчелеген чыгарырга дигән канун проекты кабул итте. Документ нигезендә гаскәрләр 120 көн дәвамында чыгарылачак һәм киләсе елның беренче апреленә бу эш тәмамланырга тиеш. Вәкилләр Пулаты җитәкчесе Нэнси Пелоси “Гыйрактагы сугыш, Әфганстанда һәм башка төбәкләрдә террорчылар белән тулысынча көрәшкә комачаулый. Бу канун проекты безгә Гыйракта сугышны туктатуда алга атларга мөмкинлек бирәчәк” диде. АКШ президенты Дҗордҗ Бушның шуңа охшаш канун проектларына вето куйганы бар иде инде. Ул бу гамәлен тагын бер тапкыр кабатларга әзер булуын белдерде. Пәнҗешәмбедә Буш, АКШның Гыйрактагы сугышта яңа стратегиянең әһәмиятен алдан ук бәяләгән хисабын тәкъдим итте, һәм ул уңышка китерәчәк дигән ышынычын белдерде. Бу хисапның тәфсилле язмасы сентябрь аенда көтелә.

XS
SM
MD
LG