Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:17

Пакыстанда хакимияткә каршы киңкүләм чыгышлар бара


Исламабадтагы Кызыл мәчеттә ныгып алган дистәләрчә экстремистларны тар-мар итү белән бәйле рәвештә, радикал исламчылар яңа каршылык акцияләре башлады. Иң көчле урам җыеннары Исламабадта, Карачида, Лахор һәм башка шәһәрләрдә бара. Кызыл мәчеткә һөҗүм вакытында 73 экстремист сугышчы юк ителгән, хакимият гаскәрләреннән 9 солдат һаләк булган иде. Хакимият гаскәрләре кызыл мәчетне яулап алганнан соң , “Әль-Каидә” җитәкчеләренең берсе булган Айман аз-Зауахири мөселманнарны Мөшәррәф хакимиятенә каршы чыгарга өндәде. Бу хакта Пакыстан президенты Пәрфәз Мөшәррәф “Һаләк булучылар безнең ватандашлар. Безгә үзебезнең халыкка каршы көрәшергә туры килде. Кызганычка каршы алар туры юлдан адашып китеп, террор һәм экстремистлар корбаны булды. Мин турысын әйтәм, мәчеттәге ул операция белән генә экстремизм белән көрәш тәмамланмады. Моны аңларга кирәк. Шулай ук, Пакыстандагы терорчыларны һәм экстремистларны юк итү карарының ныклы икәнлеген дә аңларга кирәк”, диде.

XS
SM
MD
LG