Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 10:59

ЮКОСның элекке иминлек хезмәткәре Алексей Пичугинга гомерлек төрмә яный


Русиянең баш прокуратурасы, берничә үтерештә гаепләнгән, “ЮКОСның элекке иминлек хезмәткәре Алексей Пичугинны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү карарын таләп итте. Мәскәү мәхкәмәсендәге тыңлауларда хөкүмәт гаепләүчесе Камил Кашаев, тикшерүләр дәвамында Пичугинның гаебе тулысы белән расланды, дип белдерде. Пичугин эше каралган беренче мәхкәмәдә, бәлигъ булмаган балаларын исәпкә алып, хөкем карары аны 24 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дип, чыгарылган иде.

XS
SM
MD
LG