Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Безгә булмаса – берәүгә дә булмасын”


Русия Федерация советының 11 июльдә күпчелек тавыш белән (122 –“әйе”, 4 – каршы, 1 – битараф) Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы арасында вәкаләтләрне үзара бүлешү турындагы Шартнамәне раславы Башкортстан җәмәгатьчелеген җанландырып җибәрде. Татар җәмәгатьчелеге шатлануын яшерми. Ә менә башкорт ягы Татарстанның мондый уңышына әзер булмаганга охшый. Һәрхәлдә бер генә башкорт зыялысы да “Азатлык” радиосына интервью бирергә ынтылмады. Алай гына да түгел – төрле сылтаулар табып әңгңмәләшүдән баш тарттылар.

Соңрак ачыклануынча, Башкортстан ягы бу юлы да Татарстан Шартнамәсе расланмасын өчен бөтен көчен салган булып чыкты. “Коммерсант” гәзитенең 13 июль санында әйтелгәнчә, әлеге Шартнамәне Русия Федерация советында раслату эшендә катнашкан Татарстан Дәүләт советы рәисе Фәрит Мөхәмәтшин Башкортстан ягының тискәре позициясенә аптыраш белдергән. “Уфага Шартнамә кирәкмидер, чөнки Башкортстан депутатлары ике тапкыр да Татарстан Шартнамәсенә каршы тавыш бирделәр”, -дигән Татарстан Дәүләт советы рәисе.

Башкортстан җитәкчелегенең (бу очракта – башкорт элитасының, дияргә дә була) шулай кылануын традицион логика кысаларында аңлап булмый. Ни дисәң дә, башкорт ягы: безгә дә Шартнамә кирәк, дип бара. Шулай булгач, алар, Шартнамәсен раслату өчен көрәшкән Татарстанга теләктәшлек, алай гына да түгел – көчле сәяси ярдәм күрсәтергә тиеш иде. Әмма, мәгълүм булуынча, ел башында Татарстан Шартнамәсе Федерация советында каралыр алдыннан, Башкортстан җитәкчелеге Башкортстан президентының матбугат секретаре Ростислав Морзагулов аша: “Безгә булмаса – берәүгә дә булмасын”, - дигән белдерү ясаган иде. Икенче тапкыр, 4 июльдә Татарстан Шартнамәсе Русия Дәүләт думасында хупланганнан соң, Башкортстан президенты янә бер кабат үзенең матбугат секретаре аша: “Без зур кызыксыну белән әлеге канун проектының арытабан язмышын күзәтәчәкбез. Төгәлләп әйткәндә - Федерация советының реакциясен. Башкортстан җитәкчелегенең илдә федерализм үсешенә позициясе элеккечә кала. Барлык төбәкләр дә тигез хокуклы булырга тиеш. Димәк, федераль үзәк белән теләсә нинди документлар йә барлык төбәкләр белән дә имзаланырга тиеш, йә берсе белән дә булмаска тиеш”, - дип белдерде. Моның ише белдерүләрнең нәрсәгә юнәлтелгәнен аңлау өчен бераз арткарак чигеник. Ел башында, Татарстан Шартнамәсе Русия Дәүләт думасында беренче тапкыр каралыр алдыннан, Русия Дәүләт думасының Беренче вице-спикеры Олег Морозов, Русия Хөкүмәтенең Беренче вице-премьеры Дмитрий Медведев мондый Шартнамәләр фәкать Федератив Шартнамәгә кул куймаган ике республика – Татарстан һәм Чечен республикасы белән генә төзеләчәк дигән иделәр. Соңрак, шундый ук фикерне Уфага килгәч Идел буе федераль округы җитәкчесе Александр Коновалов та кабатлады. Шулай итеп федераль үзәк ачык итеп Башкортстан түрәләренә Шартнамә мәсьәләсендә тынычланырга, тыпырчынмаска, өметне өзәргә киңәш бирде. Мондый шартларда Башкортстан җитәкчелегенең: “Безгә булмаса – берәүгә дә булмасын”, - дип чыгуы бер генә нәрсәне – Татарстанга да булмасын, дигәнне генә аңлата. Шунысы да игътибарны җәлеп итә: Татарстанның Шартнамәсе Русиянең Федераль Җыелышында раслану процедурасын үткәч тә Башкортстан ягы Татарстанга аяк чалуын “онытып”, безгә дә кирәк, без Татарстаннан киммени, дип чәчрәп чыга.

Әлбәттә, Башкортстан, мөгаен, Татарстаннан ким түгелдер. Сүзнең, фәкать, ике республиканың сәяси элиталарының сәяси төплелеге, эзмә-эзлеклелегендәге аерымлыклары турында гына баруы ихтимал. Ә бу күзлектән караганда ике республиканың сәясәтчеләре, урысчалатып әйтсәк, профессионалларны һәм любительләрне хәтерләтә сыман.

Кәрим Яуыш, Уфа

XS
SM
MD
LG