Accessibility links

Татар юлы


Бу юлы ”Азатлык” радиосының ”түгәрәк өстәл” сөйләшүе бик кызыклы һәм четерекле темага – татар милләтенең бүгенге хәленә багышлана. Русиянең фәнендә, мәглүмат чараларында, сәясәттә, мәдәнияттә Татарстан ничек чагыла һәм бу турыда милләтебезнең алдынгы һәм тирән фикер йөретүче галимнәре ни уйлый? Татар дәүләт гуманитар педагогика университетының хөрмәтле докторы, Америка Кушма Штатларында яшәүче һәм эшләүче күренекле татар галиме Юлай Шамил оглы белән Казанда яшәүче тарих фәннәре докторы Дамир Исхаков менә шул турыда фикер алышалар.

Римзил Вәли. Егетләр, без унсигез ел элек тә шулай утырып сөйләшкән идек. Милли хәрәкәт башлана, иҗтимагый үзәге оеша, беренче конференцияләр, ”Идел” журналы, чыга башлаган. Шул вакытта мөстәкыйльлек, өметләр, инкыйлаб бар иде. Инде хәзер унсигез ел үткән. Ике мең дә җиденче ел килде. Сочида, билгеле, Олимпиада үткәрү хокукын отты. Америка һәм Русия мөнәсәбәтләре дә яңача. Коммунистлар да яңача. Бюрократлар да яңача. Татарстан да, Конституция да яңача. Шул ук вакытта, искечә, элеккечә дә әйтергә була. Сез ничек уйлыйсыз, без әле кайда? Кая таба барабыз?

Юлай Шамил оглы. Мин кайбер фактларны үз күзлегемннән сезнең алдыгызга куям. Мең тугыз йөз сиксән тугызынчы ел белән ике мең җиденче ел арасында аермаларны барлыйм, сиксән тугызынчы елда Италия аркылы Америкага киттем. Анда ана телемдә сөйләшү авыр иде. Фәрит Хәкимҗанов белән урамнарда йөргәндә татар телендә сөйләшсәк, безгә бик начар карыйлар иде. Элек ничек булган? Казанда туып үскән, егетләр, туташалар татарча сөйләшә алмыйлар иде. Ә бүген ничек? Бүген урамда балаларның татар телендә уйнаганын ишетәм. Татар халыкның ана теле бүген үзе көчлерәк хис итә. Мәктәпләрдә татар теле күбрәк укытыла. Элекке вакытта татар теле, татар мәдәнияте Казанда үлә бара иде. Минемчә, ул процесс туктатылды. Татар мәдәниятен күтәрү өчен мөмкинчелекләр бар. Электән тыелган язучылар, әйтик, Гаяз Исхакый хәзер тыелмый. Ул мөһим шәхес буларак күренә. Бәлки, совет чорында август путчы булмаса, Татарстан союз республикасы хәлендә калган булыр иде. Димәк, татар халкы путч аркылы бик күп нәрсә югалтты. Бәлки, Советлар союзы калган булса, Татарстан тагын да көчлерәк булыр иде. Хәзер татарларның тарихын тикшерәләр, яңа җиде томлы китап чыгаралар. Бу бик зур үзгәреш. Аннары, милли университет проблемасы бар. Ул яртылаш хәл ителде шикелле.

Римзил Вәли. Дамир Исхаков ни уйлый бу хакта?

Дамир Исхаков. Юлай Шамил оглы белән килешергә була. Безнең күз алдында соңгы вакыйгалар үтте. Минемчә, без милләт булып бик оешып бетмәгән. Безнең интеллектуаллар белән капитал арасында берлек юк. Бай кешеләр нык баедылар, ә мәдәният, тарих һәм башка өлкәләрдә эшләүче кешеләр белән аларның бернинди бәйләнеш юк. Бу байлыкка килү мөмкинлекләре дә юк. Ике арада элемтә булса, бүген дә эшләргә мөмкин булыр иде. Безнең байларның фикерләве – үзем генә баеп, үзем генә яшим. Әмма чынлыкта татар байлары әгәр дә интеллектуалларга якыная алмасалар, бу байлыгыннан файда булмаячак. Бәлки, үзләренә шәхси файда булыр, әмма милләт өчен файда булмас. Бу элекке проблема. Әмма теге заманда ул мәсьәләне чишкәннәр. Мәсәлән, Мәрҗәни заманында да байлар белән Мәрҗәни арасында катлаулыклар булган. Әмма барыбер интеллектуаллар Мәрҗәнине лидер итеп таныганнар. Бу минемчә чишелмәгән мәсьәлә. Чишелү юллары да бик ачык күренми. Икенче мәсьәлә, безнең төп массаны тәшкил итүче халык ярлы. Әгәр дә халык аякка баскан булса, бәлки байлар да кирәк булмас иде. Халык акча биреп, төрле ширкәтләр төзеп, ул мәсьәләне хәл итер идек. Әмма халыктан ярдәм көтәргә – безнең андый мөмкинлегебез юк. Халык көнлек тормыш турында күбрәк уйлый, ә гомумирәк мәсьәләләрне уйларга вакыт, мөмкинлек юк. Ә милли хәлебезгә килсәк, мин әйтмәс идем, татар халкы бөтенләй егылып ята дип. Мин Россия төбәкләрендә күп йөрим. Татарлар яшәгәндә йөрләрдә күп йөргәнем бар.

Һәр йөргән урында ниндидер җанлылык бар. Әмма җанлылыкны без зур агымга берләштерә алмыйбыз. Ниндидер биеклектә асылынып калдык без. Миңа еш кына төрки дәүләтләргә барырга туры килә. Мәсәлән, Казахстанда, минемчә, тормыш күпкә җанлырак. Әгәр дә заманнар шулай дәвам итсә, без төрекләрдән артта калачакбыз. Шуңа күрә, монда ниндидер яңа импульс кирәк. Минемчә, бу импульс дәүләт даирәләреннән генә чыга алачак.

Римзил Вәли. Дамир әфәнде, язган иде – татар милләте юк, яки үлгән, яки лидерлары, идеология юк. Ә төп мәсьәлә нәрсә соң? Дамир башта байлар акча бирми, дип әйтте. Татар администрациянең, татар чиновникларның эщчәнлегеме төп мәсьәлә? Русиядәге шовинистик яисә башка килешмәгән сәясәтме? Милли зыялыларның идеялары булмавымы? Милли хәрәкәтнең эшләмәвеме? Мин биш-алты сәбәпне санап чыктым. Кайсысы беренче урында?

Юлай Шамил оглы. Мин Дамир әфәнденең фикерен бик яхшы аңладым. СССР таркалды, аның урынына Рәсәй Федерациясе калды. Бәлки, Татарстанга суверен калыр өчен тагын да күбрәк эшләргә кирәк булгандыр. Рәсәй Федерациясендә үзәкләштерү процессы бара. Татарстан милли университет кирәк дисә дә, Мәскәү рөхсәт бирми, димәк милли университет төзелми.

Римзил Вәли. Милли университет төзү рөхсәттән, лицензиядән торамы? Нәрсәдән тора?

Юлай Шамил оглы. Мин аны төгәл генә әйтә алмыйм, мин бит монда яшәмим. Ләкин, аңлавым буенча, лицензия алынган булса, башкача корырга булыр иде. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев татар милләтен күтәрү өчен бик күп эшли. Ләкин тагын да күбрәк эшләргә була. Татар тарихын көчлерәк язырга була, татар телевидениесын, радиосын тагы да көчәйтергә була.

Римзил Вәли. Университетның бинасы бар бит, профессорлары да, штатлары да.

Юлай Шамил оглы. Ул бар, әмма мин нечкәлекләрен белмим.

Римзил Вәли. Милли университет нинди булырга тиеш соң?

Юлай Шамил оглы. Минем концепциям әле дә интернетта бар. Минемчә милләтне үстерер өчен бик күп эш эшләнде. Әмма болар ярты юлда калды шикелле. Мин татар бистәсен җимергәннәрен күрдем.

Римзил Вәли. Әйе, югары белем бар, конференцияләр үтә. Мәгълүмәт чаралары бар бит, радио, гәҗит хәтсез. Аларга бүген нәрсә җитми? Сез ни уйлыйсыз?

Дамир Исхаков. Эш сыйфат мәсьәләсендә. Мин газеталарны ачып карыйм да, читкә куям. Безнең театр турында да шуны ук әйтергә була. Бер үк әйберне чәйниләр. Минемчә, безнең журналистларда ирек юк. Еш кына алар эчке цензура белән шөгыльләнәләр. Россияда чын иреклек юк.

Римзил Вәли. ”Честное слово” гәҗитен күрдем, тарих институты бинасында, ”Безнең гәҗит” – хосуси гәзет, ”Ирек мәйданы” чыга. Хәзер ирекле кешеләр, ирекле басмалар бар.

Дамир Исхаков. Ирекле басма, анда ирекле кешеләр эшли дигән сүз түгел. Чын тирән фикерне әйтү өчен, башта фикер булу кирәк. Иректән башка фикер дә кирәк. Информация чыгаручылар арасында да интеллект бик җитеп бетми. Дөнья гизәргә, аны күрергә кирәк. Интернетны ачып карасаң, бер тапкыр “йөзеп” чыксаң, анда бик күп нәрсә табып була. Үсәргә мөмкинлекләр бар, әмма күп кеше үсәргә теләми. Массаны үстерү өчен ниндидер чаралар кирәк. Монда иң яхшы ысул – кешеләрнең бай булуы.

Римзил Вәли. Димәк, матбугат чаралары турында сөйләгәндә акча, дәүләт акчасы, хосусый акча турында әйтте Дамир Исхаков.

Юлай Шамил оглы. Мин байларга беркайчан да каршы түгел. Бездә соңгы биш-ун елда глобализация турында күп сөйлиләр. Аның өчен татар милләте ни хәтле үсте, тагын ни хәтле үсәргә тиеш? Бу чорауны куяр алдыннан глобализацияне искә алмасак, минемчә, без мәсьәләне дөрес күтәрмибез. Чөнки бу дөньяда татарның урыны. Дөньяда немец юкса, француз булу мәсьәләсе искесе кебек мөһим түгел. Без Европа халкы. Андый яңа үзаң барлыкка килә. Татарлар без дөнья кешесе һәм татар дип үзен исәпли.

Римзил Вәли. Ә татар тормышы турында сезгә мәгълүмәт ничек килә?

Юлай Шамил оглы. Хәзер дөньяның кайсы почмагына барсаң да, интернет аркылы ”Азатлык” радиосын тыңларга була. Гәзет вакытында килми, аның кирәге дә калмады. Бөтен хәбәрне дә интернеттан алырга була.

Дамир Исхаков. Кайбер мәсьәләләрне тирәнрәк карар өчен, белгечләр, экспертлар кирәк, һәм гомумән алар кирәк хәзер. Бу ачык күренә бит.

Римзил Вәли. Әгәр дә сез Татарстанның яки милләтнең баш кешесе булсагыз, иң беренче нәрсә эшләр идегез?

Дамир Исхаков. Мин татар интеллектуалларына матди яктан ярдәм итү өчен бер фонд төзер идем. Алар акча турында уйламыйлар өчен шартлар тудырырга кирәк.

Юлай Шамил оглы. Татар мәдәниятен тагын да көчәйтер алымнарын карар идем. Милли университетны нәтиҗәле кору өчен, татар мәктәпләрен күтәрү өчен тырышыр идем. Татар телевидениесын югарырак дәрәҗәгә күтәрер идем.

Римзил Вәли. Шулай итеп, Русия-Татарстан шартнәмәсе тагы да яңадан Югары палатага үткәргәннән соң да Америка китапханәгә иң шәп бина корырга тотынган мизгелдә дә. Димәк, әле эшләргә эшләр бар әле. Һәр кешенең күңелендә нәрсә булачак, тагы да серлерәк мәсьәлә.

XS
SM
MD
LG