Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:09

Рафик Мөхәммәтшин: өлгергән демократик илдә экстремистик әсәрләр исемлеге кирәкми

  • гөлназ илгизәр

Русиядә соңгы арада экстремизм проблемасы көн үзәгенә менде. Дәүләт Думасында экстремизм турында шактый кырыс таләпле канун кабул ителде. Мәхкәмәләрдә дини йә милләт ара ызгышлар чыгаруда гәепләнгән әсәрләр тикшерелә. Шушы көннәрдә генә Русиядә беренче мәртәбә рәсми рәвештә экстремистик әсәрләр исемлеге игълан ителде. Аны Русиянең федераль теркәү хезмәте булдырган. Исемлек елына ике мәртәбә яңартылып торачак. Бу юлы анда мәхкәмә тарафыннан экстремистик дип табылган 14 басма, аудио, видеоматериаллар кергән. Шушы исемлеккә Мөхәммәд әл-Ваххаб ибн Сөләйманның Книга единобожия – Тәүхид, бер аллалык китабы да бар. 14 әсәрнең барысы да 2004-2006 елларда мәхкәмә тарафыннан дини йә милләт ара ызгышлар тудыручы дип табылган һәм бу әсәрләрне таратучыны 5 елга кәдәр ирегеннән мәһрүм итеп була. Экстремистик әсәрләр исемлеген булдырган федераль теркәү хезмәте вәкилләре шушы материаллар турында мәгълүмәт генераль прокуратура һәм мәхкәмәләр аша алыначак, дип белдерә. Хезмәтнең җитәкчесе киләчәктә исемлекнең артмаячагына ышанычын белдерсә дә, кеше хокукларын яклаучылар аның белән килешми. Хәзерге кануннар буенча экстремистик әсәрләргә хакимиятнең сәяси көндәшләренең әсәрләре дә кертелергә мөмкин, дип саный алар.

Мондый исемлекне булдыруга Татарстанда да мөнәсәбәт бертөрле генә түгел. Мәсәлән, республика Диния назәрате рәисенең беренче урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якуб Русиядә тыелган әсәрләрнең исемлеген булдыру прогрессив күренеш дип саный.

Ксенофобияне тудыручы әсәрләр сәләмәт җәмгыятькә шактый зыян китерергә мөмкин. Шул яктан караганда, әлеге исемлеккә ислам диненә кагылышлы бер әсәр керү дә бик табигый, минемчә. Без моны Төньяк Кавказ тәҗрибәсендә күзәтә алабыз. Киләчәктә, минем уйлавымча, мондый төр әдәбият артачак. Безгә, мөселманнарга, Русиянең хокукый кырында яшәргә өйрәнергә кирәк. Без мәхкәмә, башка хокукый органнар ярдәмендә эш итәргә тиеш. Ә сәләмәт җәмгыятьтә дөрестән дә, экстремистик әдәбият тыелырга тиеш

Ләкин әлеге исемлекләрне төзегәндә кемнеңдер шәхси фикере түгел, ә хокукый органнар, дин белгечләре, галимнәр фикере исәпкә алынырга тиеш, дип саный Вәлиулла хәзрәт Якуб.

Русия ислам университеты ректоры Рәфик Мөхәммәтшин исә әлеге исемлекләр белән генә проблеманы хәл итеп булмый, нормаль җәмгыятьтә алар бөтенләй булмаска тиеш, дип саный.

Андый исемлекне төзү ул бит бик субъектив нәрсә. Җитмәсә, тыюлар белән генә яшьләрне дә, гомүмән җәмгыятьне дә тәрбияләп булмый. Нигездә, андый исемлекләр бөтенләй булмаска тиеш, әгәр дә инде без өлгергән, демократик илдә яшәсәк әлбәттә

Шулай да, кеше хокукларын яклаучылар һәм белгечләр экстремистик әсәрләрне билгеләүдә бик сак булырга чакырган арада, Русиядә андый әсәрләрнең саны арта гына бара.

Гөлназ Илгизәр

XS
SM
MD
LG