Accessibility links

Кайнар хәбәр

Конституция мәхкәмәсе сәяси фиркаләрне теркәү чикләүләрен аклый


Русия Конституция мәхкәмәсе сәяси партияләрне теркәүдәге чикләүләрне канунлы, дип белдерде. Шикаять белән мәхкамәгә узган ел кабул ителгән “сәяси партияләр” турындагы канун нигезендә гамәлдән чыгарылган Русиянең коммунист эшчеләр партиясе мөрәҗәгат иткән булган. Канун нигезендә, әгәр дә ул партиянең бүлекчәләре Русия төбәкләренең яртысыннан күбрәгендә эшләсә, һәм анда әгъза булып илле меңнән артык кеше торса гына, ул партия рәсми теркәлү алырга хаклы.
XS
SM
MD
LG