Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 22:58

Русиянең Җиде Могҗизасының берсе Казан Кремле булырга момкин


Казан Кремле Русиядәге 20 мәдәният һәйкәле белән бергә, Русиянең Җиде Могҗизасы исемлегенә намзәт булып керде. Ул исемлек илнең җиде иң мөһим дип саналган тарихи урыннарын билгеләп, аны Русиянең “Алтын туристлык маршртутына”кертәчәк. Бу хакта Идел буе интерфакс агентлыгына, Татарстанның яшьләр эше, спорт, туризм министрлыгы хәбәр иткән. Русия халкы почта һәм смс ярдәмендә могҗиза дип аталырлык йөзгә якын могҗиза тәкъдим иткән. 30 майда бу хакта гомүмхалык тавыш бирүе булган. Нәтиҗәдә 20 мең тавыш белән 21 могҗиза финалга чыккан. Хәзер шулардан 7 сен сайлап алырга кирәк булачак дип, матбугат хезмәте вәкиле белдерде.

XS
SM
MD
LG