Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида яңа чиркәү


Якшәмбе көнне Омскида тулысынча яңадан тергезелгән Успен чиркәвенең ачу церемониясе булып узды. Советлар хакимлеге чорында күп гыбәдәтханәләр язмышын кичергән бу православ храмны тергезү карарын Омски өлкә хакимияте 2005 елның 11июлендә кабул иткән иде. Һәм шул ук елның июль аенда ук төзелеш башланган да иде. Успен чиркәве XIX гасыр ахырында Николай патша бүлеп биргән һәм халыктан җыелган акчага 17 ел төзелгән булган, ә хәзер нигезенә кадәр җимерелгән храм 2 елда калкып та чыкты. Ачу церемониясендә Омски һәм Тара метрополиты Феодосий атакай, өлкә җитәкчеләренә рәхмәтләрен җиткереп, мондый кыска вакытта храм төзелеп бетәр дип күпләр ышынмаган иде,- диде.

Әйтергә кирәк, 1935 елда юк ителгән Успен чиркәве үзенең элеккеге нигезендә тергезелде. Урын нәкъ шәһәр үзәгендә, Кануннар чыгару җыелышы бинасы каршысында. Чиркәү җимерелгәннән соң анда агачлар, чәчәкләр утыртылган, фонтаннар эшләнгән, омскилыларның җәен-кышын яратып ял итә торган урынына әйләнгән иде. Чиркәүне тергезергә карар кылынганнан соң ризасызлыкларын белдерүчеләр дә булмады түгел. Әмма андыйларга колак салучы булмады, һәм мәһабәт бина 2 елда төзелеп тә бетте.

Бу эчке ягыннан да, тышыннан да бай бизәлешле собор. Анда урнаштырылган 5,5 тонналы 13 данә чаң Каменск-Уральскида махсус коелды. Ачу көненә чиркәү тирә-ягына 450 мең чәчәк утыртылды, соборныың күчермәсен чагылдырган газоннар эшләнде. Ачу тантанасы иртәнге 8-дән башланып 16 сәгать буена дәвам итте. Кичен тантананың дөньяви өлеше булды. Махсус эшләнгән сәхнәдә 800 артист чыгыш ясады, 3 мең кешегә утырырга урыннар әзерләнгән иде. Аларга кул куйдырып чакыру кәгазьләре таратылды. Халыкның чакыру кәгазьләренә лаек булмаганы, беренчеләреннән 3-4 мәртәбә артык иде, алары чиркәү тирәли йөрделәр, басып карарга уңайрак урын эзләделәр. Церемония төнге 12 сәгатьтә 20 минут дәвамында барган купшы фейрферк белән тәмамланды. Аннан соң махсус билгеләнгән автобуслар төнге сәгать бергә чаклы халыкны өйләренә ташып йөрделәр. Тантананың кичке өлеше “Омски” дәүләт телерадиоширкәте каналы аша 4 сәгать буена турыдан-туры трансляцияләнде. Шулай итеп бу вакыйганы бөтен өлкә халкы карый алды.

Шушындый зурлык белән үткән бу чарадан соң ирексездән шулай ук Совет заманында җимертелгән мәчетләр турында уйланасың,- дип исенә төшерде тантананы карарга килгән Ләлә ханым Әлимова. “Омскида зур җәмигъ мәчете бар иде, 50 елларда аны җимерә башладылар, бик озак мәчет бирешмәде, аннан соң ниндидер “ленточный” шартлату белән генә юк иттеләр, хәзер аның урынында магазиннар”,- ди Ләлә ханым. Ләлә ханым Омскида моннан 10 ел элек ачылган Җәмигъ мәчетен дә искә төшерде. “Аның төзелеше 9 елга сузылды, Мәскәү бае ярдәм итмәсә, билгесез кайчан төзелеп бетәр иде, рәхмәт Зөлкарнәй Шакирҗановка, аның тырышлыгы белән койма да куелды, үлән чәчелгән, чәчәкләр утыртылган. Хөкүмәт мәчет төзелешенә дә ярдәм итсә, мөселманнарга җиңелрәк булыр иде”,- ди Ләлә Әлимова. Тантанага килгән тагы бер мөселман, казах милләтеннән булган өлкән агай да, 90 мең салым түләүче мөселман булган шәһәрдә, безнең дә өлешебез бар бит, безгә дә күңелләрен борырга кирәк инде,-дигән фикерен белдерде.

Розалия Сайганова, Омски

XS
SM
MD
LG