Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 03:18

“Азан” газеты бер санын югалтты


Самардагы “Бердәмлек”, “Сәлам”, “Азан” гәзитләрен алсак, вакыт – вакыт усал мәкаләләр тик “Азан” да гына күренеп китә. Узган гасыр ахырында шундый язмаларның берсе “Нигә иконолар елый?” исемле иде. Быел гәзитнең мөхәррире Шамил Галимов 10 еллык саннарны җыеп архивка тапшырырга ниятләнгән. Барчасын да җыйган, тапкан, ә менә бер саны юк. Бүген “Азатлык” радиосы дулкынында сүзебез нәкъ шул турыда. Рус колагын чәнчерлек нәрсә булган соң бу санда? Галимов сөйли:

Бу бик кызыклы гына хәл булды. Барлык саннарны да актарып тәртипкә салдым, дүрт подшивка ясадым. Хәйрән хәлгә тап булдым. 1999 елның 22-нче санында без “Почему иконы плачут” исемле материалны бастырган идек. Шул гәҗитәбезнең бер генә данәсе дә юк. Редакциянең запаснигында юк, өлкә китапханәсендә дә юк булган. Актив укучыларыбызга да мөрәҗәгать иттем, аларда да юк. Бу санга җитәкчеләр дә канәгатьсезлек тә белдергәннәр иде. Гәҗитәнең бу саны халыкка таралды, үзебезгә дә почта аша килгән иде. Иң сәере – аннары югалды.

Ул вакытта Сез бит әле Җәмигъ мәсҗеде бинасында эшли идегез, димәк Сез эштән киткәч, бу санны алып чыканнар.

Мөмкин, ул фикер дә дөрескә охшаган.

Ләкин бит әле Идел буе инспекциясе бар. Анда һәр сан саклана. Анда бардыгызмы?

Әйе, ул оешма типография бинасында урнашкан иде, һәм гәҗитәләрнең һәр санын шул оешмага кертәләр иде. Бу сан анда да юк! Гәҗитәбезнең 1999 елны 22-нче саны эзсез югалды.

Димәк “Азан”ны контрольдә яхшы тоталар.

Тоталар, ничек кенә тоталар әле.

Мәкалә бит дәүләткә каршы түгел, ә чиркәү тирәсенә кагыла. Әллә чиркәү КГБ биеклегенә күтәрелдеме?

Бу сорауны КГБ хезмәткәрләренә бирергә кирәк. Без инде төрле фаразлар гына төзи алабыз.

Шамил Баһаутдин, Самар

XS
SM
MD
LG