Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сәләт”леләрне Прага көтә


Бу көннәрдә “Сәләт” иҗтимагый фондының 9 аланы бер-бер артлы быелга ябыла бара. 18 июльдә соңгы көннәре. 12 сеннән 15 июльгә кадәр барлыгы 720 гә якын 8 -11 сыйныфка кадәр укучылар 11 нче “Сәләт” фестиваленең тантаналы җыенында катнашты. Августа “Сәләт”нең 35 егет-кызы беренче мәртәбә Прагада укуда булып кайтачак. Ул инде 1997 елдан бирле эшләп килә икән. Республиканың Биләр табигый-тарихи тыюлыгы җирлегендә быел 11 “Сәләт” фестиваленең тантаналы җыены үзенә мәктәп укучыларын җыйды. - “Сәләт”нең үз дөньясына күчеп мондагы яшәү зур бәхет! – ди мондагылар. Сәләт”кә быел Татарстан президенты та килеп китәм дип әйткән булган, ләкин күп сәбәпләр аркасында килми калган. Испаниядән дә ике кунак килгән. Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, академик Индус Таһиров быелгы фестивальнең барышын зур кызыксыну белән карый: - Ә Татарстан ул “Сәләт”, үзе сәләт. Татарстанның төп коралы акыл, акыллыгы, тырышлыгы аркасында ул башка республиканы, бөтен Русияне алга алып бара! Ул Татарстан белән Рүсия арасындагы шартнамә хакында искә ала, “Сәләт” ләргә васыятен дә әйтә: - Татарстан белән Русия арасында яңа шартнамә төзелде. Бу безнең зур җиңүебез. Аңа яңалык кертегез, аны баетыгыз! “Сәләт”нең әтисе Җәүдат Сөләйманов урыс журналистларына биргән әңгәмәсендә, максатыбыз - татар телен баету, фәнни, гыйльми, техник тел итеп дөнья масштабына күтәрү ди. Ул шулай ук “Сәләт”кә килделе-киттеле кешене алмауларын әйтә. Олимпиадалар, төрле бәйгеләрдә җиңгән яшьләрне җыялар икән. Быелгы “Сәләт”тә һәм аланнарында Татарстан районнарыннан, Русиянең ун төбәгеннән 720 бала ял иткән. Республикада аларның 9 аланы эшләгән. “Сәләт – Азнакай”тагын башкалары. Мәсәлән Әлмәттәге “Сәләт – Рухияткә тукталсак. “Рухият” аланы быел булмаска мөмкин булган, республика хөкүмәте аңа акча бирмәгән. Шуннан “Нефтегаз” оешмасыннан Фуат Камаров һәм Әлмәт район башлыгы ярдәм кулын сузганнар. Алар булышлыгы белән Әлмәттә “Сәләт”нең “Рухият”аланы булдырылган. Интернет аша да яңа эшмәкәрләрдә табылган, “Сәләт”нең әтисе Җәүдәт Сөләйманов әйтүе буенча Мәскәү сәүдәгәре Рөстәм Сөләйманов үзе ярдәм тәкъдим иткән. Аны акчасына тавыш яздыру студиясе булдырылган, Казанның Нариман урамындагы яңа ачылган “Сәләт”нең офисының күпмедер өлеше төзекләндерелә. Бар икән әле Сөнгатов Рөстәм дигән кирәкле кешеләре дә. Аның Прагада үз базасы бар, шунда “Сәләт”нең уңган яшьләрен үз акчасына алып барып дөнья күрсәтә, белемнәрен арттыра. Быел мәсәлән шушы юнәлеш буенча 12-25 август көннәрендә 35 укучы Прагада укуда булып кайтачак. Гомүмән “Сәләт”лә үзләре актив булгач, Татарстан хөкүмәтенә 30га якын төрле проектлар тәкъдим иткәч эшкуарлар да аларга тартыла икән. “Сәләт” фестиваленең йомгаклау көнендә аланнарга урыннар, андагы катнашучыларга бүләкләр бирелә. Бренринг бәйгесендә “Сәләт-Раушан” 3 нче урын, 2 нчене “Сәләт-Зәй”, беренчелекне “Сәләт-Рухият” ала. 18 июльдә барлык аланнар да быелга үз эшләрен тәмамлый, укучылар туган якларына тарала. Рөстәм Исхакый
XS
SM
MD
LG