Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:31

Русия төбәкләрендәге татар яшьләре Казан югары уку йортларын сайлый


Татарстандагы югары уку йортлары керү өчен якын чит илдәге татар яшьләренә 70 урын бирелсә, Русия төбәкләрендәгеләр өчен урыннар саны билгеләнмәгән. Алар максатчан программа нигезендә имтихан биреп укырга керә алачак. Максатчан программа ул Татарстан балаларына да карый. Ягъни кайсыдыр министрлык яки оешма тарафыннан махсус юлланган укучылар керә бу программага. Шулар арасында безнең Русия төбәкләрендәге милләттәшләребез дә бар. Барлыгы Татарстан югары уку йортына укырга керергә теләк белдереп 130 мөрәҗәгать булган төбәкләрдән. Чит илләрдән исә күбрәк. Ләкин аларның барысы да имтиханга килмәгән. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитенда әлеге мәсьәлә өчен җаваплы Рөстәм Гайнетдинов:

131 кеше имтихан бирде. 5 илгә үзебез чыктык. Тестларны Казанда тикшердек һәм 70 кешене сайладык. Иң күп керүчеләр Үзбәкстаннан булды.

Рөстәм Гайнетдинов әйтүенчә, 70 кешедән Әзербәйҗаннан барлыгы 6, Кыргызтсаннан 10 тирәсе, Таҗикстаннан шулай ук 6 милләттәшебез кергән. Калганнары исә Казакъстан белән Үзбәкстаннан. Чит илдәге яшьләр мәсьәләсе хәл ителсә, Русия төбәкләрендәгеләр бу көннәрдә имтиханнар тапшыра. Аларга быел авыр булачак дип белдерә татар конгрессы хезмәткәре Рөстәм Гайнетдинов, чөнки быел Бердәм Дәүләт имтиханы керде.

Быел да яшь милләттәшләребезнең күбессе Казан дәүләт университеты һәм Татар дәүләт һуманитар-педагогика университетына керергә теләк белдергән. Шулай ук Әлмәтнең нефть һәм Чаллының педагогика университетын сайлаучылар да бар. Быел беренче тапкыр Русия Ислам университеты теләктәшлек күрсәткән.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәре Рөстәм Гайнетдинов әйтүенчә, Татарстан югары уку йортына күбрәк Идел буе һәм Урал ягы төбәкләреннән милләттәшләребез килә икән. Рөстәм Гайнетдинов:

Безнең Башкорстан ягыннан килүчеләр күп, аларның белме югары. Ел саен Бәләбәйдән 5-6 кеше килә һәм 99 проценты керә. Шулай ук Киров, Оренбур, Ульян якларыннан бар. Моннан тыш Алтайдан һәм Кавказдан килделәр быел.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хезмәткәре Рөстәм Гайнетдинов фаразлавынча, быел Татарстан югары уку йортына Русия төбәкләреннән 60-70ләп милләттәшебез керергә тиеш.

Ландыш Харрасова

XS
SM
MD
LG