Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 15:44

Нашилар хәбәрчеләрдән яшерен эш итә


Кремль тарафлы “Наши” дип аталган яшьләр хәрәкәте, үзләренең Селегирьдагы җәйләвенә кайбер җурналистларны кертмәгән. «Нашист»ларның лагерьдагы җәйге җыенында төп тема – алда торган парламент һәм президент сайлауларына әзерлек. “Новое время” җурналыннан Илья Барабановка, «Московский комсомолец “ газетасынан Михаил Романовка, һәм “Азатлык” радиосының рус редакциясе хәбәрчесе Максим Ярошевскийга бу очрашуда катнашырга рөхсәт бирмәгәннәр. “Нашистлар”, лагерьдагы җыенга үтеп керергә тырышкан җурналистлар - Барабанов белән Романовны тоткарлап, аннан китәргә мәҗбүр иткән.

XS
SM
MD
LG