Украинаның Львов өлкәсендә, тимер юлда, сыек фосфорлы тимер юл мичкәләре авып, каза чыгу сәбәпле 20 кеше хастахәнәгә салынган.
Агуланучыларның күбесе, шушы каза нәтиҗәләрен бетерү өстендә эшләүчеләр, агулы сыекча исеннән аларның тын алу юллары пешкән. Авып төшкән, агулы сыекчалы 15 тимер юл мичкәсенең алтысына ут капкан. 11 мең кеше яшәгән 14 авылны агулы болыт каплаган. Бу хәвефле җирдән 800гә якын кеше башка урынга күчерелгән. Халыкның күбесе күченергә теләмәвен белдергән.