Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия адвокаты дәүләт серен чишүдә гаепләнә


Мәскәү прокуратурасы, дәүләт серен чишүдә гаепләп, адвокат Борис Кузнецов өстеннән җинаять эше ачты. Тикшерү, Кузнецов үзе яклаган элекке Федерация шурасы әгъзәсе Левон Чахмахчянның телефоннан сөйләшүен яздырган мәглүмәтне, канунсыз рәвештә фаш иткән дип саный. Кузнецов ул мәгълүмәтләрне Конституция мәхкәмәсенә тапшырган булган. Адвокат, үземнең һөнәри бурычын үтәдем дип белдерә. Мәскәүнең адвокатлар пулаты бу гамәлендә аңар теләктәшлек белдерде. Җинять эше ачылганчы ук, Кузнецов Русиядән чыгып киткән иде.
XS
SM
MD
LG