Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 13:16

Ингушетия президенты туганнарына һөҗүм тикшерела


Ингушетиядә, президент Мурат Зязиковның туганнары өенә ут ачу факты буенча җинаять эше ачылган. Дүшәмбе кич, соң вакытта, Барсуки авылында, Зязиковны саклау төркеме җитәкчесе, шул ук вакытта туганы да булган Рөстәм Зязиковның йортын утка тотканнар. Корбаннар юк. Хакимиятләр, бу һөҗүм һәм күптән түгел генә Ордженикидзевская авылында рус укытучысы гаиләсен үтерү, бер берсе белән бәйле булу ихтималын белдерә.

XS
SM
MD
LG