Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай колбиләүчеләре хөкем ителде


Балаларны кол итеп эшләтүчеләргә карата Кытай мәхкамәсе каты хөкем карары чыгарган. Хөкемгә тартылган берәүне үлем җәзасына хөкем иткәннәр, 28 кеше озак елларга ирегеннән мәхрүм ителгән. Тикшерүләр мәгълүмәтенә караганда, хөкемгә тартылучылар балаларны кирбеч заводында түзәлмаслык шартларда эшләткән. Үлем җәзасына хөкем ителүче, бер баланы кыйнап үтергән булган. Кытай хәкимиятләре мәгълүмәтенә караганда, илнең төньягындагы кирбеч заводларында меңгә якын бала эшләгән.
XS
SM
MD
LG