Accessibility links

Кайнар хәбәр

Исламабадта шартлау 16 кешене үтерде


Пакыстан башкаласында шартлау корбаннары саны 16 га җиткән. 60 артык кеше яраланган. Сишэмбе кич белэн интихарчы оппозиция митингы вакытында бомба шартлаткан. Бу митингта Пакыстан президенты Пәрвәз Мөшәрәфкә оппозиция символы булган, Югары мәхкәмәнең элекке хәкиме Ифтикар Чаудри чыгыш ясаячак булган. Хәким үз эшеннән президент фәрмәны белән алынган. Бомба Чаудри митингка килгәнче шартлатылган.
XS
SM
MD
LG