Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:34

Бразилиядә очкыч казасыннан 200-ләп кеше үлде


Бразилиянең Сан Паулу шәһәрендә очкыч казасында 200 гә якын кеше һаләк булган дип, коткаручылар мәгълүмәтенә таянып, хәкимиятләр хәбәр итә. Һаләк булганнар арасында очкычтагы юлчылар һәм экипаҗдан башка, якын тирәдә булган кешеләр дә бар. Бразилия һава ширкәте очкычы, җиргә төшеп утырган вакытта очкыч юлыннан шуып китеп. Һава аланы янындагы ягулык станциясенә килеп бәрелгән. Бу халәкәтнең сәбәбе билгеле түгел.

XS
SM
MD
LG